Яр Чаллыда иң тиз спортчыны билгеләячәкләр
Бу шимбәдә, 11 сентябрьдә, Яр буе паркында "Милләтләр кроссы" бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы" массакүләм ярышлары узачак.
Бу шимбәдә, 11 сентябрьдә, Яр буе паркында "Милләтләр кроссы" бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Татарстан кроссы" массакүләм ярышлары узачак.
Иртәгә, 8 сентябрьдә, 11:00 сәгатьтән 12:00гә кадәр Казан районара табигать саклау прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Ләйсән Исмәгыйлева гражданнарны кабул итә.
1 сентябрьдән ата-аналар, стажга бәйсез рәвештә, уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә баланы карау буенча больничный алачак.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе 9 сентябрь көнне 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» көне үткәрә.
Габдулла Тукай исемендәге яр буе һәм Гостев урамы киселешендә «КЛЕВЕРСПОРТ» спорт-сәламәтләндерү комплексы территориясендә термаль комплекс ачылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев «Клеверспорт» спорт-сәламәтләндерү комплексында тормышка ашырылган проект белән танышты. Исегезгә төшерәбез, партнерлыкның мондый формасы илдә беренче тапкыр Яр Чаллыда Евгений Вайнер җитәкчелегендәге "Аква-Регион" компаниясе белән тормышка ашырылды.
14 сентябрьдә 14:00дән 16:00гә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр. Ул Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында Карл Маркс ур., 61 адресы буенча узачак.
Сишәмбе көнне Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, урыны белән туфракта кырау һәм һава температурасы -2˚ көтелә. Җил көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с тизлектә.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы «Контент-марафон» конкурсы үткәрә.
Яр Чаллыда төзүчеләр Шамил Усманов урамы буенча Халыклар дуслыгы проспектыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр ремонт эшләрен төгәлләделәр. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылды. Эшләрнең сыйфатын бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерде. Ачылу тантанасында Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина катнашты.
Яр Чаллыда 8 сентябрьдә Өченче буын университетында 14 нче уку сезоны ачыла. Чара НГПУның актлар залында узачак. Чыгарылыш укучылары-пенсионерлар үз картиналары күргәзмәсен тәкъдим итәчәкләр, теләүчеләр өчен учреждение территориясендә скандинавия йөреше буенча мастер-класс үткәрәчәкләр. Холлда гаризалар кабул итү дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 420 граждан теркәлгән. Ел башыннан кадрлар үзәгенә эш эзләү максатыннан 8 953 кеше мөрәҗәгать итте.
Башкарма комитетның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин агымдагы елның 6 ае нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, идарә эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2021 елның 1 яртыеллыгында шәһәр бюджеты 530,5 млн сумга тулыланды, план күрсәткечләре исә - 344 млн сум. Өстәмә рәвештә 186,4 млн сум кергән, үсеш 55% тәшкил итә.
Яр Чаллыда җылылык белән тәэмин итү беренче чиратта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм башка социаль объектларда башланачак.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта беренче компонентны 121 220 кеше, икенче компонентны 104 921 кеше ясаткан.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев атналык аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең яңа уку елына әзерлегенә йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, күп елларга беренче тапкыр Чаллыда бер вакытта ике гомуми белем бирү учреждениесе - Замелекесьеда гимназия һәм Чулман проспектындагы полилингваль гимназия төзелде. Инвестицияләрнең гомуми бәясе 3 млрд сумнан артып киткән. Моннан тыш, август аенда өч яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, бу 600дән артык баланы урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр бюджетыннан сатып алынган зур сыйдырышлы түбән идәнле автобусларның яңа партиясе тәкъдим ителгән техник мәйданчыкта булды. Бу максатларга 234 млн сум бүлеп бирелгән иде.
6 сентябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр. Җил көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр тизлектә.
Салым хезмәте «Бурычлылар мөлкәтен сатуның нәтиҗәлелеген арттыру» проектын тормышка ашыра. Аның максаты - гражданнарга Росимуществоның территориаль органнары һәм алар тарафыннан чакырылган махсус оешмалар ярдәмендә даими рәвештә бурычлы кешеләрнең мөлкәтен электрон формада сату оештырылганын искәртү.
Якшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
1 төркем инвалидларны яки медицина учреждениесе белешмәсе буенча тәрбиягә мохтаҗ яки 80 яшькә җиткән пенсионерларны карауны гамәлгә ашыручы хезмәткә яраклы эшсез гражданнар айлык компенсация түләү алу хокукына ия. Татарстан Республикасында аның күләме 1200 сум тәшкил итә.