Чаллы медицина учреждениеләре территорияләрендә 105 агач утыртылды
Яр Чаллыда, 10 сентябрьдән башлап, көзге агачлар утырту бара. Хәзерге вакытта 6 705 яшел үсенте утыртылган, шуларның 105е - шәһәрнең медицина учреждениеләре территорияләрендә.
Яр Чаллыда, 10 сентябрьдән башлап, көзге агачлар утырту бара. Хәзерге вакытта 6 705 яшел үсенте утыртылган, шуларның 105е - шәһәрнең медицина учреждениеләре территорияләрендә.
Бүген 5 нче шәһәр хастаханәсе табиб-офтальмологлары, учреждение йогышлы авырулар госпиталенә үзгәртелүгә карамастан, яраланган кешеләргә ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. 5 нче поликлиника медиклары ял көннәрендә дә эшлиләр. Көн саен аларга ашыгыч медицина ярдәме сорап дистәләгән Чаллы кешесе мөрәҗәгать итә.
Үзәк районында Укытучылар көне белән Бөек Ватан сугышы ветераны Федосья Ивановна Ракитинаны котладылар.
Автозавод районында муниципаль хезмәт ветераннарын зурладылар. Анда Автозавод, Боровецк префектурасының элеккеге хезмәткәрләре һәм Автозавод районы хакимияте хезмәткәрләре катнашты.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясеннән һәм гриппка каршы вакцинация уза. Гражданнарга уңайлы шартлар тудыру өчен, Сугыш ветераннары өчен госпиталь медиклары күчмә вакцинация үткәрәләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне, 8 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Дәүләт Советы утырышы Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узачак.
Татарстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелә. Алар ТР Хөкүмәтенең 960 нчы карары нигезендә 11 октябрьдән үз көченә керәчәк.
Яр Чаллыда хезмәт базары торышы турында матбугат конференциясендә «Рәсәй эше» кадрлар үзәге җитәкчесе урынбасары Жанна Хайрова сөйләде.
Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. Бүген «Адымнар-Чаллы» 59 нчы полилингваль гимназиясендә хореография һәм вокаль коллективлары чыгышы белән бәйрәм чарасы оештырылды.
Автозавод районында Укытучылар көне уңаеннан «Автозавод районы мәгариф лидерлары» мәгариф учреждениеләренең иң яхшы җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләренең Мактау тактасын яңарту буенча тантаналы чара узды.
Татарстан Республикасы буенча 8 октябрьдә төнлә һәм көннең беренче яртысында урыны белән томан, күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
16 октябрьдә Яр Чаллыда гомумшәһәр өмәсе узачак. Гадәттәгечә, бу көнне шәһәр территориясен санитар чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча чаралар планлаштырылган.
Халык санын алу үзенчәлекләре турында шәһәр статистика бүлеге начальнигы Альбина Гедминас сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, чара 2002 елның 25 гыйнварындагы 8-ФЗ номерлы «Бөтенроссия халык санын алу турында» Федераль законы нигезендә үткәрелә.
Муниципаль хезмәтләрнең 34 төрен шәһәр халкы электрон рәвештә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алырга мөмкин. Шәһәр Башкарма комитеты ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Икътисад министрлыгы белән берлектә муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү буенча эш алып бара.
Үзәк район хакимияте 12 нче олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада» дип аталган традицион спорт бәйрәме үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Ярышларның төп максаты булып өлкән буын кешеләре арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм нормаларын популярлаштыру тора. «Өлкән яшьтәгеләр өчен олимпиада»да катнашучыларның һәркайсы истәлекле бүләк һәм уңай эмоцияләр алды.
Комсомол районында, Өлкән буын декадасы кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Надежда Павловна Мартынованың өенә килделәр. Ветеранга котлау һәм бүләкләр мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырдылар.
Өлкән буын декадасы кысаларында Автозавод районында 100 еллык юбилеен билгеләп үткән юбилярларны котладылар.
Яр Чаллы картиналар галереясенең кече залында Чаллы рәссамы Гүзәл Исаеваның шәхси күргәзмәсе ачылды. Чаллы картиналар галереясе һәм рәссам коллекцияләре фондларыннан рәсем сәнгате әсәрләре, графика әсәрләре экспозициясе хәзерге заман кешесенең проблемалы темасын ачып бирә.
9 нчы поликлиника табиблары авырудан соң ярты елдан прививка ясарга теләүче пациентлар санының артуын билгеләп үтәләр. COVID-19 белән авырган чаллылылар үз сәләмәтлекләрен кабат куркыныч астына куярга теләмиләр һәм вакцинациягә киләләр. Нигездә алар «Спутник V» яки «Спутник Лайт» вакциналарын сайлый.
Яр Чалллыда Өлкән буын декадасы бара, аның кысаларында юбилярларны, шул исәптән озак еллар бергә яшәгән үрнәк гаиләләрне дә зурлыйлар.