Яр Чаллыда элекке маршрутлар буенча трамвайлар хәрәкәте яңартылды
Сөембикә проспектындагы трамвай юллары участогын ремонтлау төгәлләнде. Бүгенге көннән башлап Сөембикә проспекты буенча трамвайлар элекке расписание һәм элекке маршрут буенча йөри.
Сөембикә проспектындагы трамвай юллары участогын ремонтлау төгәлләнде. Бүгенге көннән башлап Сөембикә проспекты буенча трамвайлар элекке расписание һәм элекке маршрут буенча йөри.
18 нче октябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр тизлектә.
Хөрмәтле Яр Чаллы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
17 нче октябрьдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Бүген Яр Чаллыда шәһәр өмәсе үткәрелде. Шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистарту чараларында 35 870 кеше катнашты, 221 берәмлек техника җәлеп ителде, нәтиҗәдә шәһәр территориясен чистарттылар – 1357 га; 1 847 агач, 3 429 куак санитар киселде, 2 025 куб.м чүп-чар һәм үсемлекләр калдыклары чыгарылды, 861 данә агач һәм куаклар утыртылды.
Бүген авыл хуҗалыгы ярминкәләре гадәттәгечә расланган өч мәйданчыкта узды: Г. Тукай исемендәге яр буенда «Төзүче» стадионы янында, Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында.
«Тулпар» сәүдә үзәгендә COVID-19дан вакцинация пункты эшли башлады. Анда үзе белән паспорты, ОМС полисы һәм СНИЛСы булган һәркем прививка ясата ала. Вакцинация алдан язылмыйча чират тәртибендә уза.
Яр Чаллы 2021 елның язгы сессиясе вакытында Россия Банкының «Финанс грамоталылыгының онлайн-дәресләре» проектында катнашты.
16 октябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез.
Яр Чаллы депутатлары регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы кысаларында наркоманиягә каршы тору мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген балалар өчен 8-800-2000-122 ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлтелгән реклама-мәгълүмат кампаниясе һәм «НКО 4 социаль практикалар конструкторы: кризис аша тотрыклылыкка һәм үсешкә» проекты кысаларында #ДАВАЙТЕЖИТЬДРУЖНО дип аталган социаль видеороликлар, мультипликацион фильмнар һәм комикслар төбәкара конкурсы старт ала.
Дәүләт Думасы беренче укылышта дәүләттән ярдәм сыйфатында алынган түләүләрне бурычлылар хисабына автомат рәвештә күчерүне тыя торган закон проектын кабул итте.
Беренче тапкыр Бөтенроссия халык санын алу цифрлы форматта узачак: халык санын алучыларның кәгазь бланклар урынына махсус электрон анкеталар белән планшетлар булачак.
Җомга, 15 октябрьдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, вакыты белән көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәрнең өлкәннәр челтәре поликлиникаларында мобиль прививка бригадалары булдырылган, алар Яр Чаллы предприятиеләренә һәм оешмаларына хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү өчен баралар.
1 июльдән Пенсия фонды авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә ай саен бирелә торган яңа пособиеләргә гаризалар кабул итә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 70 меңнән артык гариза кабул ителгән. « Шәһәр буенча аерым санны аерып булмый, чөнки база Татарстан буенча берләштерелгән », – дип аңлатты Россия Пенсия фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе Эдуард Фәттахов.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы COVID-19дан 155 доза вакцина кайтты. Хәзерге вакытта беренче компонент белән - 143 620 кеше, икенчесе белән - 115 608 кеше вакцинацияләнгән.
Яр Чаллыда 149 мең кеше пенсия ала. Шуларның 129 меңе яшь буенча пенсионерлар. Гомуми пенсиянең уртача күләме – 15 445 сум, яшь буенча пенсиянең күләме – 16 212 сум тәшкил итә. Бу хакта матбугат конференциясендә Пенсия фонды җитәкчесе Эдуард Фәттахов хәбәр итте.
Бүгенге көндә Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46%ны тәшкил итә, исәптә 1 293 эшсез кеше тора. "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, « Ел башындагы һәм хәзерге вакытта эшсезлек дәрәҗәсен чагыштырсак, күрсәткеч 3,5 тапкырга кимегән. Агымдагы елның 1 гыйнварына эшсезлек дәрәҗәсе 1,64% тәшкил итте, 4 627 эшсез граждан исәптә тора иде », – дип аңлатты ул.
2021 елның 14-17 ноябрендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Миллине актуаль итеп» проект офисы кысаларында «Таба» этно-проектлар яшьләр форумын гамәлгә ашыра.