Чаллы спортчылары дөнья чемпионатында алтын медальләр яуладылар
Безнең чаллылылар Вильнюста паурэлифтинг буенча Дөнья чемпионатында уңышка ирештеләр.
Безнең чаллылылар Вильнюста паурэлифтинг буенча Дөнья чемпионатында уңышка ирештеләр.
Бүген Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республикада бу көннәрдә кертелә торган яңа чикләү чаралары турында сөйләде.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, киләсе бәйрәм һәм эшләми торган көннәр белән бәйле рәвештә, 2021 елның ноябрендә пенсия түләү һәм китерү графигы үзгәрәчәк.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча идарәсе Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә 2021 елның октябрь - ноябрь айларында эшләми торган көннәр билгеләү турында» 20.10.2021 ел, № 595 Указы нигезендә 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр салым түләүчеләрне шәхси кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү туктатылачак дип хәбәр итә. Күрсәтелгән чорда барлык кәгазьдә шәхсән китерелгән корреспонденцияне кабул итү Инспекциянең беренче катында урнашкан бокслар аша алып барылачак.
Яр Чаллыда санитар-экологик айлык кысаларында шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде, анда шәһәрнең 350 оешмасыннан 1400 кеше катнашты.
Автозавод районында якынлашып килүче Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан «Россиягә хезмәт итәм» дип исемләнгән интеллектуаль квиз оештырылды, анда №24, 27, 29, 32, 37, 48, 77 мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары катнашты.
5 нче шәһәр хастаханәсе анестезиолог-реаниматологлары командасының осталыгы нәтиҗәсендә, авыр хәлле – үпкәләренә 92% зыян килгән пациентның гомерен саклап калдылар. 47 яшьлек Валерий Тигр кома хәлендә хастаханәгә китерелгән.
Татарстан Республикасы территориясендә 28 октябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте 48/20 йорттагы гадәттән тыш хәлдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү чараларын билгеләде. Һәлак булган Чаллы кызы Аделина Заһриева гаиләсенә 1 млн сум акча түләнгән. Җирләүне оештыру чыгымнарын Яр Чаллы Башкарма комитеты үз өстенә алды.
Башкарма комитет, Чаллы шәһәре буенча Федераль салым хезмәте инспекциясе белән берлектә, 2020 ел өчен җир, транспорт, физик затлар милкенә салым, НДФЛ (салым агенты тарафыннан тотылмаган) 1 декабрьгә кадәр түләү кирәклеген искәртү өчен, шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Салым законнары белән билгеләнгән срокта торак йортлар, фатир, җир участоклары, транспорт чаралары милекчеләре бюджет алдында үз бурычларын үтәргә тиеш.
29 октябрьдә 19:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыга «Капка» («Калитка») драмасының премьерасын тәкъдим итәчәк.
Дәүләт Думасы беренче укылышта 2031 елның 1 мартына кадәр гражданнарның җир кишәрлекләренә һәм торак, бакча йортларына хокукларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен, шулай ук элеккеге хуҗалары «дача амнистиясеннән» файдаланмаган җир кишәрлекләрен мирас итеп алган гражданнарның хокукларын өстәмә рәвештә якларга мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.
Җыелыш оештырылган мәктәпкә 48/20 йортының 10, 11, 12 подъездларында яшәүчеләр килде. Исегезгә төшерәбез, иң нык зыян әлеге подъездларга туры килгән.
Быел Чаллы укучыларына 2 000нән артык яктылык кайтаручы элемент тапшырылды.
Кичәге көннән территориядә Автомобиль юллары предприятиесе МУП хезмәткәрләре эшли – бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, зур габаритлы чүп-чарларны санамыйча, 90 тонна төзелеш калдыклары чыгарылган. Моннан тыш, идарәче компания хезмәткәрләре ишегалдын җыештыра.
Фатирсыз калган кешеләр бу төнне кунакханәдә үткәрделәр, кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Иртәнге мәгълүматларга караганда, мондый ярдәмнән 22 кеше файдаланган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы оператив штабы әгъзалары гадәттән тыш хәл урынын тикшерделәр, республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең күчмә утырышы уздырылды .
Хәзерге вакытта 48/20 йортында коткаручылар эшли.
Яр Чаллы шәһәре, Татарстан урамы, 25/18 адресы буенча урнашкан биш катлы панельле торак йортның 4 катындагы фатирда газ шартлавы турында хәбәр килде. Анда янгын сүндерү бүлекчәләре эшли. Алга таба мәгълүмат ачыкланачак.
«Халыклар күп – ил берәү!» - шундый лозунг астында инде алтынчы тапкыр «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе узачак. Акция 2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн-форматта www.miretno.ru сайтында үткәрелә һәм традиция буенча Халыклар бердәмлеге көненә багышланган.