«Содействие» социаль ярдәм үзәге республика грантын яулады
«Содействие» социаль ярдәм үзәге социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы оешма буларак, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика грантын җиңде.
«Содействие» социаль ярдәм үзәге социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы оешма буларак, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты республика грантын җиңде.
Сишәмбе, 16 ноябрьдә, Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кар, буран. Т өнлә җ ил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, көндез көньяк-көнбатыштан секундына 7-12 м, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә.
Светлана Фуженкова ТР Икътисад министрлыгыннан "бер процентлы" микрозайм алган быел беренче эшмәкәр булды. Алынган акчаларны ул үз эшенә, узган ел ачкан балалар аяк киеме кибетен үстерүгә юнәлдерергә планлаштыра. Светлана Фуженкова бер процентлы ташламалы микрозаймын кибет ассортиментын тулыландыруга, кышкы балалар аяк киемен сатып алуга кулланачак.
Яр Чаллыда 14 нче гимназия районында яшь хәрәкәт инспекторлары отряды рейды узды. Укучылар педагог белән бергә халыкны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырдылар, белешмәлекләр өләштеләр.
Түбән Кама һәм Яр Чаллыдан өч өлкән сыйныф укучысы сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча «Софиум» Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалында Татарстан данын яклаячак. Кичә конкурсның сайлап алу (региональ) этабы тәмамланды.
Яңа НЕФАЗ автобуслары шәһәр маршрутлары буенча йөри башлады. Сүз 21 түбән идәнле автобус турында бара. Билгеләп үтик, бу максатларга шәһәр бюджетыннан 234 млн сум акча бүлеп бирелгән иде.
«Заман» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Самбо Федерациясе Кубогына ярыштылар. Ярышлар Яшел Үзән районының Васильево шәһәр тибындагы поселогында узды, спорт чарасында 23 командадан 179 самбочы катнашты. Турнирда «Заман» яшьләр үзәгеннән ике самбочы көч сынашты, алар уңышлы чыгыш ясадылар һәм медальләр яуладылар.
19 ноябрьдә Яр Чаллыда «Безнең көч - бердәмлектә» Эшче яшьләр форумы узачак. Быел ул «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелә. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.
«Ел казанышлары– 2020» республика конкурсының бүләкләү тантанасына 53 лауреат һәм җиңүче чакырылган иде, шуларның унтугызы – Казан шәһәре мәгариф оешмаларыннан, утыз дүрте – Татарстан Республикасы шәһәрләреннән студентлар. Тантанада ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов катнашты.
Шәһәр административ комиссиясенең агымдагы елның 9 ае буенча эш нәтиҗәләре турында комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү белән 91 вазыйфаи зат шөгыльләнә. Эшне гадиләштерү өчен быел җиде «Дозор» программа-аппарат комплексы кертелде, ул төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны автоматик режимда теркәп бара.
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,46% тәшкил итә. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 268 граждан теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 4 817 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 916,9 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 0,9%ка артык.
15 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә һәм иртән кар явуы көтелә, көндез явым - төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.
Шимбә, 13 ноябрьдә, Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллы дзюдочысы Нияз Билалов белән очрашты. Шушы көннәрдә ул Бакудан кайтты, анда IJF Халыкара дзюдо федерациясе турнирында җиңү яулады һәм алтын медаль алды. Башта Нияз Монгол спортчысы Хангал Одбаатараны җиңде, ә аннары Дөнья сериясе турнирларының өч тапкыр триумфаторы Япониядән Кентаро Иидуны җиңде. Ярымфиналда Нияз Билалов Грузия спортчысы Онисе Санеблидзедан көчлерәк булып чыкты. Финалда Чаллылыга Канададан титуллы Шеди эль Нахас каршы торды.
Сентябрь аенда Яр Чаллыда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балаларга сезонлы гриппка каршы актив прививка ясый башладылар.
Картиналар галереясенең зур залында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Юлия Абрамошвилиның «Алтын кояш нуры» дигән шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Чаллы картиналар галереясе фондларыннан һәм авторлык коллекциясеннән эшләр тәкъдим ителгән.
Чаллылылар «Игелекле Татарстан» иреклелек өлкәсендә (волонтерлык) Республика премиясенә гариза бирә алалар. Гариза бирү кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.