Яр Чаллыда -15 градуска кадәр фаразлана
11 нче гыйнварда Яр Чаллыда болытлы һава, кар явуы көтелә . Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә.
11 нче гыйнварда Яр Чаллыда болытлы һава, кар явуы көтелә . Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә.
2022 елда Яр Чаллыда шәһәр автоюлларын ремонтлау дәвам итәчәк. Шулай итеп, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Хайер урамын (I чират) 338,7 млн сумлык реконструкцияләү планлаштырыла. Гостев урамындагы юлны реконструкцияләү дәвам итәчәк, Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге участок һәм күпер юлын төзү. Ремонт бәясе – 686,6 млн. сум.
2022 елда Яр Чаллыда 10,1 млрд сумга социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
Кышкы бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан Яр Чаллыда тугыз чыршы ачылган, шуларның берсе шәһәренең үзәк мәйданында – Азатлык мәйданында.
Яр Чаллыда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын 262 484, икенче компонентын 206 784 кеше ясаткан. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә эшләгән.
9 гыйнварда Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән томан булырга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 6-11 метр, төнлә көчәйгәндә секундына 15-16 метрга кадәр тизлектә.
Йөздән артык махсус техника – тракторлар, «КАМАЗ»лар, грейдерлар шәһәр юлларын кардан чистарту өчен эшлиләр.
Хөрмәтле православие динен тотучылар!
Яр Чаллы 2021 ел нәтиҗәләре буенча иң югары тормыш сыйфатына ия шәһәрләр исемлегенә керде. Рейтинг Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты тарафыннан төзелгән.
13 балалы Сергей һәм Елена Тимониннар гаиләсенә суыткыч тапшырдылар. Замелекесьеда яшәүче Чаллы гаиләсе Раштуа алдыннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионовадан шундый бүләк кабул иттеләр.
Православие храмнарында бәйрәм догалары үткәрү сәбәпле, Раштуа бәйрәменә җәмәгать транспорты эше оештырылачак. 2022 елның 7 гыйнварында автобуслар 2:30дан түбәндәге маршрутлар буенча йөри башлаячак:
Яңа ел бәйрәмнәренең беренче көннәрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлау сүзләрен Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Билал Сәгъдулла улы Шәрәфиев кабул итте.
Рәис Беляев проспекты 9 йорт адресы буенча урнашкан шәһәр мунчасы 31 декабрь, шимбә көнне 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Касса 17:00 сәгатькә кадәр ачык. 2023 елның 1-4 гыйнвары - ял көннәре. 2023 елның 5 гыйнварыннан мунча гадәти режимда эшли. Хөсәен Ямашев бульвары 23 йорт адресы буенча урнашкан шәһәр мунчасы 31 декабрь көнне 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатьтә кадәр, касса 17:00 гә кадәр эшләячәк. 2023 елның 1-5 гыйнвары - ял көннәре. 2023 елның 6 гыйнварыннан мунча гадәти режимда эшли.
5 гыйнварда Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кар явачак, көндез явым-төшемсез. Аерым районнарда томан. Җил тотрыксыз секундына 3-8 метр тизлектә.
4 гыйнварда Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 3-8 м/с тизлектә.
Гостев урамы буенча, Батенчук урамыннан Аэродром урамына кадәрге участокта, автомобиль юлын реконструкцияләү эшләре башкару сәбәпле, транспорт чараларының ике юнәлештә дә хәрәкәте 2022 елның 3 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр чикләнәчәк. Автомобиль йөртүчеләрдән маршрутларын алдан сайлап кую сорала.
Дүшәмбе көнне Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез явым - төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Хаилдә «Дакар» ралли-марафоны старт алды
1 гыйнварда 10:40 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2022 елның беренче баласы туды. Аның авырлыгы – 2636 грамм, буе – 50 сантиметр. Малай Мамадыш шәһәреннән яшь парның беренче балалары.
2022 елның 1 гыйнварыннан эш бирүчеләр вакансияләрен «Россиядә эш»порталында урнаштырачак. Халыкны эш белән тәэмин итү турындагы Законга тиешле үзгәрешләр 28.06.21 елгы, № 219-ФЗ Федераль закон белән кертелде.