Россиянең башка төбәкләреннән яшь табиблар Яр Чаллыга эшкә киләләр
Агымдагы елның гыйнварында 7 нче шәһәр поликлиникасына өч яшь табиб эшкә урнашкан, аларның икесе шәһәргә илнең башка төбәкләреннән килгән.
Агымдагы елның гыйнварында 7 нче шәһәр поликлиникасына өч яшь табиб эшкә урнашкан, аларның икесе шәһәргә илнең башка төбәкләреннән килгән.
Торак - коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, җылылык өчен түләү буенча төрле чыганаклар аша шәһәрдәшләрдән 35 мөрәҗәгать килгән. Чаллылыларны борчыган сорау: "Нигә 2021 елның декабре һәм 2022 елның гыйнвары өчен түләүләрдә суммалар арткан?"
2022 елдан «Пушкин картасы» лимиты 2000 сумга арткан һәм аның буенча кинотеатрларга да йөреп була. Программаның яңалыклары турында Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев сөйләде.
Шәһәрнең сигез юл чатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча яңа комплекслар урнаштырылган. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.
Наил Мәһдиев Раскольников урамында урнашачак православие гимназиясе төзелеше белән танышты. Мэр белән бергә төзелеш мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко , Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев , шәһәр эшмәкәрләре булдылар.
Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Салым кодексында каралган салымнарны һәм башка мәҗбүри түләүләрне түләү тәртибен гадиләштерүче һәм камилләштерүче закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
15 февральдә Россия Федерациясендә Ватаныбыздан читтә: Әфганстанда, Чечняда, Дагстанда, Осетиядә һәм Сириядә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Быел совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел. Гаскәрләрне ничек чыгару һәм әфганчыларның ничек сугышуы, Россия сугышчыларының ныклыгын, батырлыгын раслый торган реаль вакыйгалар булып тора.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов чыгыш ясады. Ул шәһәрнең социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләрен әйтеп үтте. Әйтик, 2021 елда, узган чор белән чагыштырганда, төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме 23%ка арткан һәм 580 млрд сум тәшкил иткән. 2021 елда шәһәр икътисадына Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан 5 млрд сум кертелгән, 484 эш урыны булдырылган.
5 нче шәһәр хастаханәсенең күчмә «мобиль поликлиника» комплексы Алабуга районының Бехтерево авылында пациентларны кабул итте. Авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу юлы сәламәтлек автопоездында табиб-кардиолог, офтальмолог, терапевт, УЗИ табибы кабул иттеләр. Табиблар авылларга билгеле график буенча килә. Урыннарда фельдшер пунктларында бу хакта халыкка хәбәр итәләр һәм медицина тикшерүләренә чакыралар.
19 февральдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДОСААФ тирында, XXI Спартакиада кысаларында, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре арасында вак калибрлы винтовкадан ату буенча беренчелек узачак.
Яр Чаллыда «Кама сәнәгать форумы – 2022» үткәрү кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча семинар узды.
Чәршәмбе, 16 февраль, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
2022 елның 15 февралендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә торган «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының округ фестивале кысаларында Афишалар һәм плакатлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана.
Җәмәгать туклануы өлкәсендә Яр Чаллы эшмәкәре Ян Райскин әзер ризык җитештерү буенча фабрикасын булдырган һәм шәһәр җитәкчелегенә мобиль кибет-кафетерияләрдә үз продукциясен сату инициативасы белән чыкты. Әлеге җәмәгать туклануы нокталары шулай ук компания тарафыннан эшләнер дип көтелә. Ун кибет ачылуы 80гә якын кешене эш белән тәэмин итәчәк.
2022 елның 24 февралендә «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Славься, Отечество!» Бөтенроссия патриотик иҗат фестивале узачак. Фестивальне Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәмендә «КАМАЗ» мәдәният йорты оештыра.
15 февраль, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узды. Герой-шагыйрь һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын сөючеләр җыелды.
15 һәм 16 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры артистлары чыгыш ясаячак. Татар драма театры сәхнәсендә актерлар чаллылыларга «Җиләк-җимеш белән номер» һәм Озын гомерле» комедияләрен тәкъдим итәчәк. Башлана 13:00дә һәм 19:00дә.
15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне.
15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйре исемендәге скверда истәлекле чара узачак. 14:00 сәгатьтә күренекле язучы һәйкәле янына җәмәгатьчелек вәкилләре һәм аның иҗатын яратучылар җыелачак. Катнашучылар герой-шагыйрьнең шигырьләрен укыячак, аның тормышы һәм иҗаты фрагментларын искә төшерәчәкләр.