Яр Чаллыда «Камафлекс» ААҖ импортны алыштыруны гамәлгә ашыра
Яр Чаллыда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча эш дәвам итә.
Яр Чаллыда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча эш дәвам итә.
Сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штаб утырышы узды. Бу юлы очрашуга Яр Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәсе эшмәкәрләре чакырылды. Очрашуга шәһәрнең 35тән артык әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре килде. Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев белән алар яңа шартларда хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.
Картиналар галереясенең кече залында Чаллы рәссамының "Матурлык янәшәдә " дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә рәсем сәнгате әсәрләре сериясе тәкъдим ителгән, аларда төрле темалар ачыла, әмма төп тема – кешенең табигать, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән бәйләнеше. Абстракт эшләрдә "хәрәкәт" темасы үсеш алган. Автор фикеренчә, тормыш ул танго, анда иң мөһиме - хәрәкәт. Әгәр тукталсаң - бию туктаячак, тормыш тукталачак.
Яр Чаллыда мәктәп футбол лигасы инде 7 ел эшли, бу вакыт эчендә аның аша 4 меңнән артык укучы узды. Әлеге проектны тормышка ашыруның төп максаты – арасында ярышлар уздыру, мәктәпләрнең матди-техник базасын үстерү.
Тантаналар сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
29 мартта «Шатлык» яшьләр үзәгендә «2022-2024 елларда Яр Чаллы шәһәрендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» муниципаль программасы кысаларында «Татар егете 2022» төбәк яшьләр проекты узды.
Хезмәт кодексы хезмәткәрләргә хәтта технологик чылбырларны үзгәртеп кору яки логистика мәсьәләләрен хәл итү өчен вакытлы пауза алган чорда да түләүне гарантияли.
Җомга, 1 апрельдә, Яр Чаллыда болытлы булачак. Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, көньяк районнарда яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр көтеллә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча федераль, республика һәм муниципаль чараларны гамәлгә ашыру турында матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде.
30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы депутатка экология, административ-территориаль төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура-шәһәр төзелеше өлкәсендәге сораулары белән мөрәҗәгать иттелoh , сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт үсешенә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Бүген иртән Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеш мәйданчыгында булды. Төзелеш эшләре дүшәмбедән, 4 апрельдә башланачак. Б блогы әзер диярлек.
Яр Чаллы шәһәр Советында социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды.
2022 елга сәламәтлек саклау өлкәсендә перспективалы бурычларны шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев медицина советының киңәйтелгән утырышында билгеләде. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Илдар Фатихов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узды.
Бүген Казанда “Милли проектлар: Татарстан - 2021” фоторәсемнәр конкурсын бүләкләү тантанасы булды. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде: «Милли проектлар - республика һәм илебезнең барлык территорияләрендә актив катнашучы кирәкле программалар ул. Фотоконкурслар аша без ишегалларының ничек төзекләндерелүен, объектлар төзелүен, республиканың үзгәрүен күрсәтәбез», - диде ул.
Бүген Яр Чаллыда шәһәр медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәрнең медицина берләшмәсе 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Россия Хөкүмәте иң актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарга мәгълүмат бирү өчен «Объясняем.РФ» дип исемләнгән яңа ресурс эшләтеп җибәрде. Порталда икътисад, хезмәт базарындагы һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында тикшерелгән мәгълүмат тупланачак. Мәйданчыкта тикшерелгән чыганаклардан алынган яңалыклар, эксперт киңәшләре, мөһим темалар буенча белешмәлекләр һәм файдалы материаллар бар.
Чаллы эшмәкәрләрен «223-ФЗ номерлы Федераль закон буенча юридик затларның аерым төрләрен сатып алуларда МСП субъектларының һәм салым түләүчеләрнең һөнәри керемгә (үз-үзләрен мәшгуль) салым түләүчеләренең катнашуы» бушлай укыту семинарында катнашырга чакыралар, ул 31 мартта 10:00 сәгатьтә булачак. Семинар МСП Корпорациясе белән берлектә уздырыла.
Кабель өзелү аркасында Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары киселешендә "Плазма" клуб йорты ягыннан җәяүлеләр өчен светофор вакытлыча эшләми.
Х Халыкара конкурс-фестиваль күренекле хореограф, мари халык-сәхнә хореографиясенә нигез салучы, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, Марий Эл Республикасының халык артисты, Мари АССРның Дәүләт премиясе һәм премия лауреаты профессор, академик Михаил Петрович Мурашко иҗат эшчәнлегенә 80 ел тулуга багышланган.
Казанда педагогларның һөнәри осталыгы буенча төбәк этапларына йомгак ясалды. Чаллы педагоглары үзләренең һөнәри сыйфатларын уңышлы күрсәттеләр.