Икътисад
Наил Мәһдиев азык-төлек һәм эшкәртү тармагы вәкилләре белән очрашты
Сәүдә-сәнәгать палатасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә кризиска каршы штаб утырышлары дәвам итә. Бүген биредә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате компанияләре: «Челны-Хлеб», «Челны-Бройлер», «Агросила-Молоко», «Камский Бекон», «Челны-Мясо», «Челны Холод», «Булгарпиво», «Кама» агросәнәгать комплексы һәм башка предприятиеләр җитәкчеләре тармак үсеше турында фикер алышу өчен җыелдылар. Утырышта шулай ук «АКИБАНК» ААҖ идарәсе рәисе Илдар Галәветдинов катнашты.