Татарстанда көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин
Шимбә көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
Шимбә көнне Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
9 Май алдыннан Яр Чаллының «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы хәрәкәте бүлекчәсе активистлары һәм 57 нче гимназия укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Әнсәп улы Нуртдинов янына бардылар.
Шәһәрнең Ф.Табиев исемендәге яр буенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узды.
Бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге социаль пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк. Сүз 2022 ел башыннан Россия Пенсия фондына Халыкны социаль яклау органнарыннан тапшырылган ярдәм чаралары турында бара: балалы гаиләләр, хәрби һәм көч органнары хезмәткәрләре гаиләләре, радиациядән зыян күргән гражданнар, транспортка ия булган инвалид гражданнар һәм башкалар.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов Шәһәр Советы депутатлары Алексей Горшков һәм Айрат Нәбиев белән берлектә тыл хезмәтчәннәре
Бөек Ватан сугышы ветераннары Дөлхамия Шәйгардан кызы Гардисламова һәм Әнүзә Абдулкадыйр кызы Вәгыйзовага 90 яшь тулды.
Мэриядә хезмәтне саклау буенча семинар узды. Чара Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган.
30 апрельдә Хәтер көне үткәрелү сәбәпле, 20 минутлык интервал белән 7:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр зур сыйдырышлы автобуслар хәрәкәте оештырылачак.
Җиңү көне алдыннан Шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов аның сайлау округында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады.
ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында Комсомол районы гомуми белем бирү оешмаларының «риск төркеме» укучылары арасында спорт-туристлык маршрутын узу буенча ярышлар узды. Ел саен әлеге ярышлар укучыларны даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм «авыр» яшүсмерләрнең актив ялын оештыру максатыннан үткәрелә.
Җиңү көне алдыннан Комсомол районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр тапшыру оештырылды. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин , ТР Хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Вәлиев Бөек Ватан сугышында катнашкан Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка бүләк тапшырдылар.
29 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына һәм 2022 елгы җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак.
Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов фашист концлагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарында кунакта булды. Мария Васильевна Грин һәм Валентина Ивановна Нестеренкога ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
18 апрельдән 24 апрельгә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә «Язгы игелек атнасы» шәһәр иреклеләре марафоны узды. Бер атна эчендә 70тән артык чара үткәрелде. Игелек атнасында урта һәм югары белем бирү учреждениеләре, шәһәр предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар һәм ирекле берләшмәләр, шулай ук шәһәрнең инициативалы кешеләре катнашты.
Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Илгизәр Гариф улы Идиятуллинга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Ветеран белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров очрашты.
«Татар малае – 2022» шәһәркүләм бәйгесенең финалы «Шатлык» яшьләр үзәгендә узды. Бәйгенең шәһәр турында барлыгы 30 малай катнашып, шуларның 10сы – №1, 2, 4, 29, 33, 49, 52, 57, 58, 60 нчы мәктәп укучылары финалга үтте. Алар иҗади визиткаларын тәкъдим иттеләр, интеллектуаль уенда катнаштылар һәм сүз осталыгында ярыштылар. Һ әркемнең и җади номеры үзенчәлекле иде: берәүнең чыгышы – милли, икенчесенең заманча. Иң мөһиме – чыгышлар төрле, бер-берсен кабатламый торган булдылар.
14 май көнне Җиңү паркында 7 нче тапкыр тынлы оркестрлар фестивале узачак.
Бүген 9:00дан 13:00гә кадәр ремонт эшләре белән бәйле рәвештә Трубный һәм Хлебный, Трубный һәм Индустриальный юллары киселешендәге светофорлар сүндерелде.
2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
Шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән фашист лагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Тамара Федоровна Ивашинага котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.