Сәясәт
Яр Чаллыда Данис Садыйков белән хушлаштылар
Яр Чаллыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсе полиция башлыгы урынбасары Данис Илһам улы Садыйков белән хушлаштылар. Аны соңгы юлга озатырга бик күп кеше: туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, җитәкчеләре, танышлары килде. Хәтер вахтасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары полиция генерал-майоры Алексей Соколов , Яр Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе башлыгы полковник Надир Закиров , Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , хезмәттәшләре тордылар.