12 май – Бөтендөнья шәфкать туташы көне
12 майда Бөтендөнья шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Яр Чаллының 7 нче поликлиникасының өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» дигән исем астында бәйрәм флешмобын үткәрделәр.
12 майда Бөтендөнья шәфкать туташы көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Яр Чаллының 7 нче поликлиникасының өлкән шәфкать туташлары «Ак йөрәк» дигән исем астында бәйрәм флешмобын үткәрделәр.
Картиналар галереясенең кече залында педагог-рәссам Тәслия Мәҗитованың юбилеена багышланган «Уголок моей души» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды.
Яр Чаллыда ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү Кубогы-2022» волейбол турниры тәмамланды.
12 майда «Радость воспитания. Современные подходы к воспитанию: опыт, технологии, перспективы» дип исемләнгән темага төбәк педагогик укулар узачак.
Яр Чаллыда пәнҗешәмбе, 12 майда, аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз яңгыр явуы ихтимал. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, көчәйгәндә 14 м/с, иртән һәм көндез 15-20 м/с тизлектә.
Хөкүмәт сайтында россиялеләргә тышкы чикләүләр фонында дәүләт тарафыннан тәкъдим ителгән ярдәм чараларында ориентлашырга ярдәм итәчәк навигатор эшли башлады. Ул анкета рәвешендә төзелгән һәм санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүгә багышланган бүлектә урнаштырылган.
9 Май Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Хәтер» эшче яшьләрнең традицион иҗат фестивале узды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан һәркемгә – предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә, студентларга һәм укучыларга рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләре 9 майда пассажирлар йөртүне бушлай гамәлгә ашыручы транспортчыларга юлланды. 68 меңнән артык кеше, шул исәптән бакчачылар да, бу мөмкинлектән файдаланган.
Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан предприятиеләргә иминият взносларын түләү буенча бер елга кичектереп тору өчен эшчәнлек төрләре исемлеге расланды. Бизнес түләүдән азат ителгән акчаларны хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү, җитештерүне яңадан кору, логистика белән бәйле агымдагы чыгымнарга юнәлдерә алачак.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны күрсәткече 100 мең кешегә 3208,5 тәшкил итә, бу республика күрсәткеченнән 18%ка кимрәк дип хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, коронавирус белән авыру очракларының кимүе күзәтелә. Соңгы атнада 102 очрак теркәлгән – бу алдагы җиде көнлек чор белән чагыштырганда 26 очракка кимрәк.
Яр Чаллыда 1227 кеше эшсез граждан статусына ия. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә, ТР буенча бу күрсәткеч – 0,54%. Бу хакта мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр итте.
Яр Чаллыда җылыту сезонына йомгак ясалды. Доклад белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев чыгыш ясады.
11 майдан Яр Чаллыда җылылык челтәрләренең гидравлик сынаулары башлана. Яр Чаллы җылылык челтәрләре белгечләре 726 километрга якын җылылык челтәрләренең тыгызлыгын һәм ныклыгын тикшерәчәк. Традиция буенча, эшләр этаплап башкарылачак: икесе – шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә һәм дүртесе – төньяк-көнчыгыш өлешендә.
Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец искәрткәнчә, илдә "Гаилә һәм балачакны яклау турында" гаилә-демографик проектын гамәлгә ашыру кысаларында ата-аналар өчен телефон булдырылган. Проект кысаларында Россия Федерациясенең барлык субъектларына Гаилә линиясенең федераль номеры 8-800-3006-003 ачылды, ул көн саен һәм тәүлек буе эшли. Мөрәҗәгать итүчеләргә түләүсез социаль-мәгълүмати, консультация, юридик һәм башка ярдәм тәкъдим итә.
11 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән көчле яңгыр, төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил.
Сишәмбе Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Яңгыр явуы көтелә. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр тизлектә.
Яр Чаллыда Җиңү көнен бәйрәм итү, гадәттәгечә, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана.
Бәйрәмнең кичке өлеше мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм концерты белән дәвам итте. Сәхнәдә шәһәрнең әйдәп баручы солистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән хезмәт бурычын үтәгәндә батырлыгы өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән Артур Рамил улы Шәрәфиев бүләкләнде.
Яр буе паркы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Җиңү өчен!» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узды. Чарада гомуми белем бирү һәм кадет мәктәпләре укучылары, студентлар һәм шәһәрнең иҗат коллективлары – барлыгы 2 650 кеше катнашты.