Яр Чаллы предприятиеләре җәйге чорда 2 800 баланы эшкә урнаштырачак
2022 елда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен дәүләт бюджетыннан матди ярдәм рәвешендә 6,3 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 11,6 млн сум бүлеп бирелгән.
2022 елда мәктәп укучыларын эшкә урнаштыру өчен дәүләт бюджетыннан матди ярдәм рәвешендә 6,3 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр бюджетыннан өстәмә рәвештә 11,6 млн сум бүлеп бирелгән.
Яр Чаллыда санитар-экологик икеайлык кысаларында 29 өмә үткәрелде. Икеайлык башыннан бирле шәһәр территориясен җыештыруда 69 982 кеше, 3 681 оешма, шул исәптән шәһәрнең сәнәгать оешмалары, мәктәпкәчә, мәдәни учреждениеләр, гади халык, ТИҮ рәисләре, оешмалар, предприятиеләр, идарәче компанияләр, бакчачылык ширкәтләре, гараж кооперативлары һ.б. катнашты, 855 техника берәмлеге җәлеп ителде.
6 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән республика көнчыгышында томан; көндез секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил белән яшен, көндез көчле яңгыр.
Татарстан Республикасы территориясендә 5 июньдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе шәһәр эшмәкәрләренең бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү структурасы учреждениеләре белән очрашулары циклын яңадан башлап җибәрә.
5 июньдә билгеләп үтелүче Эколог көне уңаеннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Эко Сила НЧ» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компаниягә 2017 елның ноябрендә нигез салынган. Бүгенге көндә биредә 35 кеше эшли.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 4 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Тукай районында Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең күчмә утырышы узды.
Алнаши – Түбән Кама – Алнаши, Түбән Кама – Яр Чаллы – Түбән Кама һәм Якты Күл – Яр Чаллы – Якты Күл юнәлешендәге шәһәр яны поездлары 12 июньнән көн саен йөри башлаячак.
Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумының гариза бирү кампаниясе 7 июньгә кадәр озайтылды.
«Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар - бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр һәм түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль. Безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк», - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.
Машина йөртүчеләр өчен Халыклар дуслыгы проспекты һәм Сөембикә проспекты киселешендәге боҗра хәрәкәте оештырылган юл ремонты участогында юл йөрү кагыйдәләрен билгеләүче юл билгеләре урнаштырылды.
«Сабантуй – 2022» халык бәйрәме кысаларында безнең шәһәрдә гадәттәгечә «Сабан туе гүзәле» шәһәр конкурсы үткәрелә.
3-5 июньдә Яр Чаллы «Техногород» кубогына автокросс буенча Россия беренчелеге этабын кабул итә. Шәһәребез Россия этабын иң көчле яшь спортчыларны җәлеп итеп, инде дүртенче ел рәттән үткәрә. Бөтен илдән: Мәскәү, Самара, Тольятти, Воронеж, Ржев, Татарстанның һәм Удмуртиянең төрле торак пунктларыннан гаризалар килеп ирешкән. Бу – автокросс буенча Россия беренчелегенең икенче этабы. Алдагысы 18-20 мартта Грозный шәһәрендә узды. Барлыгы сезонда автокросс буенча 6 этап үткәрү планлаштырылган.
Яр Чаллыда регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды.
27 июньдә 14:00дә шәһәр мэриясендә С.П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинатының җитештерү-җылыту котельныйларын реконструкцияләү буенча ачык тыңлаулар узачак.
Яр Чаллыда яшәүчеләрнең наказларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды. Киңәшмә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова рәислегендә узды.
1 июньнән гаиләләргә бирелә торган айлык пособиенең өчесенең күләме артты: тулы һәм тулы булмаган аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.
2021 елның 12 аенда шәһәр буенча ВИЧ-йогышы белән авыручылар саны 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,3%ка кимегән. Саннар шәһәр мэриясендә узган наркотикларга каршы тору комиссиясе утырышында яңгырады.
Бүген Яр Чаллыда мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия утырышы узды. Депутатлар беренче мәсьәлә буларак мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына ремонтлау турында фикер алыштылар. Доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин чыгыш ясады.