Яр Чаллы укучылары татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр арасында
20 апрельдә Казанда булып узган Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
20 апрельдә Казанда булып узган Бөтенроссия туган тел форумында IX Халыкара олимпиада һәм «Илһам» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Тасмалар тарату белән шәһәр яшьләр оешмалары вәкилләре шөгыльләнә. Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
Мариупольдән килгән кешеләргә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Шәһәр Советы депутатлары, эре оешма җитәкчеләре «Жемчужина» шифаханәсендә һәм «КАМАЗжилбыт» тулай торагында яшәүче гаиләләргә ярдәм күрсәтәләр. Алар кием-салым, балалар өчен уенчыклар, ә Яр Чаллы рестораторлары 300ләп комплект савыт-саба сатып алды. Чаллылылар "Нур" яшьләр үзәгенә кием-салым, китаплар, балалар уенчыклары алып килделәр.
26-28 майда Әлмәттә машина төзелеше комплексы предприятиеләре арасында «Һөнәрендә иң яхшысы» II Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узачак.
Татарстан Республикасы «Язгы игелек атнасы» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел акция 18 апрельдән 1 майга кадәр уза.
Яр Чаллыда территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бу шимбә, 23 апрельдә, гомумшәһәр өмәсе узачак.
21 апрельдә Россиядә билгеләп үтелүче җирле үзидарә көнен бәйрәм итү кысаларында «Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы депутатлары өчен интеллектуаль уен узды.
2022 елның 23 апрелендә 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Балалар сәләтен үстерү: тәҗрибә, өндәмәләр, перспективалар» дип аталган Республика гамәли-юнәлешле семинар узачак. Чара Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәме белән узачак. Семинар 10:00 сәгатьтә башланачак.
Дәүләт Думасы «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законга шәхси мәгълүматларны мәҗбүри җыюга чик куючы төзәтмәләрне өченче, ахыргы укылышта кабул итте.
Башкарма комитет карары белән 2022 елның 22 апрелендә җылылык бирү сезонын туктату планлаштырылган. Әмма, тотрыксыз һава шартлары аркасында, 2021/2022 елгы җылылык бирү сезонын тәмамлау датасы 30 апрельгә күчерелә.
Мәскәүдә 10-11 сыйныф укучылары арасында сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының финалы узды.
Яр Чаллыда 21 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә бераз яңгыр явачак. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә.
23 апрель көнне икенче ел рәттән Яр Чаллы татар драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел ул тел темасына багышлана. Сәгать 16:00дән 20:00гә кадәр биредә төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре узачак.
Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен «BabySkills-2022» II Төбәкара һөнәри юнәлеш бирү чемпионатына йомгак ясалды.
19 нчы мәктәптә совет халкының геноциды истәлегенә багышланган тарихи фактларны реконструкцияләүне тәкъдим иттеләр. Чара «Без срока давности» проекты кысаларында оештырылды.
«Камаз» мәдәният сараенда Үзәк районы хакимияте башлыгын соңгы юлга озаттылар. Аның белән хушлашырга туганнары һәм якыннары, мәктәптән, Башкарма комитеттан, районнан хезмәттәшләре, Шәһәр Советы депутатлары, предприятие җитәкчеләре килгән иде.
«Экспо-Кама» күргәзмә үзәгендә 22-24 апрельдә 11 нче Бөтенроссия модельчеләр слеты узачак.
Картиналар галереясенең зур залында «Хөррият» юбилей күргәзмәсе ачылды.
Автозавод районының урта гомуми белем бирү учреждениеләре арасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Оныклар Җиңү шатлыгын данлый» дигән строй һәм җыр смотр-конкурсы узды.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында федераль программаларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын үткәрде. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә – күп балалы гаиләләр арасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру.