Яр Чаллыда торак йортларны капиталь ремонтлау 44%ка үтәлгән
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Хәзерге вакытта капиталь ремонтның үтәлеше 44,1% тәшкил итә.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышы турында сөйләде. Хәзерге вакытта капиталь ремонтның үтәлеше 44,1% тәшкил итә.
Яр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонт дәвам итә. Бүген аппарат киңәшмәсе барышында шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, 2 һәм 3 катларда ремонт эшләре дәвам итә, демонтажланган диварлар урынына яңалары торгызыла.
Пенсия фондының элеккеге җитәкчесе Үзәк районы хакимияте башлыгы вазыйфаларына кереште. Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, Эдуард Фәттахов озак вакытлар шәһәр Пенсия фонды белән җитәкчелек итте һәм җитәкчелек итү эшендә зур тәҗрибәгә ия: «Бу – илдә Пенсия фондының иң эре бүлекчәсе. Вазыйфаларны уңышлы үтәде, гел алдынгылар рәтендә, шуңа күрә Эдуард Рафаил улының идарәче сыйфатларының барысы да бар. Әйдәгез, аңа яңа эшендә уңышлар телик. Шәһәр тәҗрибәсен, депутат эше тәҗрибәсен исәпкә алып, аның эшләре яхшы барыр дип уйлыйм. Кыскасы, без дөрес сайлау ясадык. Без Үзәк районының үсешенә зур өметләр баглыйбыз».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы, Россиядә Haier бизнесларын үстерү буенча директоры Людмила Романова белән очрашты.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Николаевна Леденейкина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Яр Чаллының «Төзелеш күтәртү машиналары» компаниясе илдә беренче булып КАМАЗ шассиында бораулау-кран җиһазын җитештергән. Хәзерге вакытта бу юнәлеш импортны алыштыру һәм Корея җайланмаларын алыштыру сыйфатында үстерелә.
Татарстан Республикасы эшмәкәрләре бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбе алып бармау һәм салым декларациясен тапшырмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү белән үзенә җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелгән; ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылган.
2 нче балалар музыка мәктәбе директоры Александр Рыбин "Татнефть" ААҖның "Мәдәният һәм сәнгать" номинациясендә грантына ия булды. Тәкъдим ителгән "Халык иҗаты АРТ-киңлекләре" проекты халык мәдәни традицияләрен саклауга юнәлдерелгән һәм 2 нче музыка мәктәбе базасында тормышка ашырылачак.
27 июньдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяктан 9-14 м/с, 27 июнь кичендә урыны белән 25-27 м/с тизлектә. Төнлә минималь һава температурасы +8..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.
Яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга грантлар бирү буенча Яр Чаллы шәһәренең өч яшьләр сәясәте учреждениесе конкурста җиңүче булды.
Яр Чаллыда дүшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы. Төнлә явым - төшемсез.
Кич белән мәйданда бәйрәмнең информацион партнеры «СТВ-Медиа» холдингыннан ENERGY-дискотека оештырылды. Махсус чакырылган артистлар, DJ, МС һәм "ENERGY город Москва" радиосының «ЈОУстики» тамашасының танылган алып баручылары Богдан Кантемиров һәм Роман Миронов Яр Чаллы яшьләренең күңелләрен ачты.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше спортчылар, картингчылар, автоклублар катнашында техник шоудан башланды. Фестивальне "Ночные волки" мотоклубы ачты.
16:00 сәгатьтән интерактив мәйданчыклар эшли башлады. Быел кунаклар игътибарына яңа зоналар тәкъдим ителде.
Яшьләр көне белән чаллылыларны Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев , Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов котладылар. Бәйрәм чарасының тантаналы өлеше алдыннан алар "Яшьләр кварталында" булдылар. Анда мәртәбәле кунакларны яшьләрнең төрле заманча мавыгу өлкәләре белән таныштырдылар.
https://disk.yandex.ru/d/fa-PXAupuBGD4g
Яр Чаллыда якшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез.
КФУның Яр Чаллы институтының Инжиниринг үзәгендә «Алдынгы инженер мәктәбе» ачылды.
Быел Яр Чаллыда Яр буе паркын төзекләндерүнең беренче этабы планлаштырылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев башкарылачак эшләр турында сөйләде. «Керү зонасын, велоюллы яңа тротуарны төзекләндерү эшләре башкарылачак . Яктырту баганалары, видеокүзәтү урнаштырылачак. Спорт җиһазлары павильоннары һәм кафе эшләячәк. Парк территориясендә этләрне йөртү өчен мәйданчык барлыкка киләчәк».
Бүлек башлыгы, административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина тиешле булмаган урыннарда машина кую белән бәйле хокук бозуларны ачыклау турында сөйләде.