Яр Чаллыда "Кояш баегач музыка" проекты старт ала
Киләсе чәршәмбе көнне Азатлык мәйданында «Кояш баегач музыка» чарасы узачак. Аны Чаллы шәһәре хакимияте белән берлектә «Stezya» проекты җитәкчесе һәм музыкант Динар Биләлов оештыра.
Киләсе чәршәмбе көнне Азатлык мәйданында «Кояш баегач музыка» чарасы узачак. Аны Чаллы шәһәре хакимияте белән берлектә «Stezya» проекты җитәкчесе һәм музыкант Динар Биләлов оештыра.
Бүген ГЭС поселогының 10 комплексында төзүчеләр хөрмәтенә төшке аш әзерләделәр.
Пилот режимда "МСП" илкүләм проекты кысаларында процент ставкасын субсидияләү программасы (1764 программасы) һәм «Корпорация МСП» АО һәм Россия Федерациясе Үзәк Банкының кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча ташламалы фондлау берләштереләчәк.
9 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә Җиңү паркында «БАТАРЕЙКА» фестивале узачак. Катнашуга теләгән һәркем чакырыла. Фестивальдә шулай ук коллективлар, ансамбльләр һәм автор башкаручылар да катнаша ала.
Яр Чаллыда "Геройлар иле" хәрби-патриотик лагеренда «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды.
Бүген 50/15 ишегалдында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында реконструкция эшләре тәмамлануга якынлаша. Биредә яшәүчеләр «Камавтодор» һәм «Индорсервис» подряд оешмалары хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар пылау һәм чәйгә тәм-том әзерләделәр.
«Янгыннар саны коры үлән һәм чүп-чар яндыру белән бәйле. Казанда, Яр Чаллыда 131 һәм 82 очрак булган», - дип хәбәр итте бүген журналистлар өчен брифинг барышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин.
Төзелеш фондына дин тотучылардан, мәрхәмәтле кешеләрдән һәм шәһәр кунакларыннан 17 миллион сумнан артык акча кергән.
Яр Чаллы шәһәре мэры Татарстан делегациясе составында хәрбиләргә 110 тонна йөк тапшырды.
Комсомол районында 4 нче мәктәп ишегалдында күршеләр бәйрәме узды. Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Евгений Залогин, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин катнашты.
Алмашынучан болытлы һава торышы, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +14..+16˚. Көндез максималь һава температурасы + 27..+29˚.
2022 елның 16 сентябренә кадәр заявка кампаниясе ачылды. Катнашу өчен гаризалар әлеге сайтта кабул ителә http://www.rezervrt.ru/vverx/.
Яңа уку елы алдыннан "Бердәм Россия"нең Яр Чаллы яшь гвардия бүлеге һәм «Нур» яшьләр үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрә. Акция 7-25 августта "Нур" яшьләр үзәгендә үтә.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Минзәйнәб Галәветдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ Президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән котлаулар һәм бүләкләрне Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.
Дәүләтшина Зәрия Әсәдулла кызы 90 яшьлек, Тәскирә Әхмәтгәрәй кызы Маннанова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Яр Чаллы шәһәренең тагын ике яшьләр сәясәте оешмасы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүче булды. Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков тапшырды.
Татарстанда 15-26 августта балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, товарларны сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча кайнар линия эшли башлады.
Гидротехник сынауларның 6 нчы этабын үткәргәннән соң, яңа шәһәр йортларына кайнар су бирүне норматив срокка кадәр башлап җибәрде.
Татарстанда гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү дәвам итә.
Алмашынучан болытлы, явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнчыгыш 4-9 м/с. Төнлә максималь һава температурасы +13..+15˚. Көндез максималь һава температурасы + 27..+29˚.