Чаллылылар шәһәр территориясендә агачлар утыртуда катнашты
Бүген Машина төзелеше урамында 125 агач үсентесе барлыкка килде. 69 нчы комплекс ягы буйлап барлыгы 20 миләш һәм 105 чыршы утыртылды.
Бүген Машина төзелеше урамында 125 агач үсентесе барлыкка килде. 69 нчы комплекс ягы буйлап барлыгы 20 миләш һәм 105 чыршы утыртылды.
Укучылар өчен «һөнәр формуласы» дигән лекция үткәрелде, аның кысаларында укучылар һөнәр сайлау алгоритмы белән таныштылар. Катнашучылар шулай ук һөнәр сайлаганда нинди хаталар килеп чыгарга мөмкин булуы, киләчәктә нинди һөнәрләр барлыкка киләчәге, кайсылары юкка чыгачагын тикшерделәр.
Быел 42 нче мәктәптә аутист диагнозлы балалар өчен ресурс сыйныфы эшли башлады. Шәһәр Советы депутатлары укучылар өчен тудырылган шартлар белән танышты.
"Биеклектә" Бөтенроссия эшләүче яшьләр фестиваленә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, "Автор җыры" номинациясендә беренче урынны PLANKA MUSIC артист-менторы («Шатлык» яшьләр үзәге) Алина Романова алды.
Әлеге чара Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында Автозавод районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Ел саен цифрлы технология белән бәйле һөнәрләр яшьләр арасында кызыксыну уята һәм аларга популярлык арта бара. Экскурсия барышында яшь чаллылылар Технопарк эшчәнлеге белән таныштылар һәм үз сорауларына тулы җаваплар алдылар.
20 сентябрьдә "Нур" яшьләр үзәгенең Здоровый FleX берләшмәсе активистлары тарафыннан DonorSearch.org белән берлектә көзге донорлык акциясе оештырылды. Анда ү зәк табиблары рөхсәте белән 18 яшьтән өлкәнрәкләр кан бирә алды. Акциядә 67 кан доноры катнашты, шуның кысаларында 31,490 л тулы кан тапшырды.
Бүген "Чаллыда эшләнгән" җиңел сәнәгать фестивален оештыручылар һәм анда катнашучыларны бүләкләү чарасы узды.
Яр Чаллыда «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә модель китапханә төзеләчәк. Уңайлы мохит, мавыктыргыч әдәбият, заманча аралашу һәм ял итү мәйданы, болар барысы да яңа форматтагы китапханәдә. 2023 елда Үзәк балалар китапханәсе Чаллы шәһәренең интеллектуаль укучылары үзәге булачак, яңа мөмкинлекләр, басмалар һәм интерактив җиһазлар белән сөендерәчәк. Федераль бюджеттан кирәкле барлык нәрсәләр белән тәэмин итү өчен 10 миллион сум күләмендә грант бирелә, аңа ремонт эшләре башкарылачак, яңа техника барлыкка киләчәк, персонал квалификация күтәреләчәк, компьютер техникасы яңартылачак, ә китап фондлары яңа, заманча басмалар белән тулыланачак.
Яр Чаллы БРИКС 2022 дуслык шәһәрләре хезмәттәшлеге форумында катнашты. Чара Фуцзянь провинциясенең Сямынь шәһәрендә узды. Форумда БРИКСНЫҢ тугандаш шәһәрләре, шул исәптән Россия, Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм Көньяк Африка Республикаларыннан вәкилләре чыгыш ясады.
Бүген Халыклар Дуслыгы проспектында үткәрелгән ремонттан соң Наил Мәһдиев юл хәрәкәтен ачты.
Бүген «ЭкоФест – 2022» экологик фестивале кысаларында КИУның Чаллы филиалы хезмәткәрләре, укытучылары һәм студентлары өмә үткәрделәр. Шуның кысаларында Сарман тракты буйлап 90 агач утыртылды.
Бүген шәһәрнең Тантаналар сараенда «Татарстан Республикасында граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу тантанасын иң яхшы алып баручысы» конкурсының зона этабы уза. Анда республикабызның 9 районы көч сынаша. Чаллыны өч катнашучы тәкъдим итте. Ачылыш барышында конкурсантлар өчен театральләштерелгән тамаша оештырылды, анда халык, балалар коллективлары катнашты. Шулай ук «Энергетик» мәдәният сарае вокалистлары. Наил Мәһдиев конкурсантларга уңышлар теләде. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина үз чиратында катнашучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук бүген конкурс вакытында Тантаналар сараенда ике никахлашу тантанасы узды.
Бүген Автозавод районында гомер итүче тыл хезмәтчәне, Халисә Авзалетдин кызы Баһаветдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярга котлауларны РФ президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов җиткерде.
Шәһәребез магистраль юллар буена утыртылган алмагачлар белән дан тота.
Ел башыннан Чаллыда 52 авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган, аларга 187 млн сумнан артык суммага 2800 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе кертелгән. Узган ел белән чагыштырганда, кешеләр ярминкәләрдә 40% күбрәк продукт сатып ала башлаган."Ярминкәләр саны елдан-ел арта бара. Россия Федерациясенә карата кертелгән санкцияләрне исәпкә алып, шәһәр Башкарма комитеты тарафыннан уздырыла торган ярминкәләрнең санын арттыру буенча оештыру чаралары үткәрелде", – дип сөйләде аппарат киңәшмәсе барышында Кулланучылар базары бүлеге башлыгы Рәисә Солтанова. Шулай ук чаллылыларга күпме яшелчә кирәклеген ачыклау өчен анализ үткәрелде. Аның мәгълүматларына караганда, шәһәрдә яшәүчеләр тарафыннан еллык куллану күләме түбәндәгечә: бәрәңге – 196 мең тоннадан артык, суган – 66 мең тоннадан артык, кишер – 22 мең тонна, чөгендер – 17 мең тонна, кәбестә – 35 мең тонна.
Район администрацияләре Горзеленхоз, идарәче компанияләр, шулай ук предприятиеләр белән берлектә агачлар һәм куаклар утырта башладылар. Шәһәр Советы депутатлары да бу чарадан читтә калмады. "Бүген төп игътибар "Безнең ишегалды" республика программасы кысаларында ремонтланган йорт яны территорияләрен яшелләндерүгә бирелә" , – дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. Сентябрьнең 10 көне эчендә 2 119 агач утыртылды. Бу чыршы, нарат, миләш, каен һ.б. Бу көздә барлыгы 22 мең агач утырту планлаштырыла. « Безгә яхшы үрнәк бар – бу безнең беренче төзүчеләребез. 70 нче еллар башында буп-буш кырда төзелеш башларга дип килгән яшьләр шәһәрне төзеп кенә калмыйча, аны илнең иң яшел яшь шәһәре булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр», – дип докладында билгеләп үтте шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев.
"Узган атна чагыштырганда, лабораториядә расланган авыручылар саны 303 очракка арту күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә бүлек белгечләре тарафыннан хезмәт коллективларында, шәһәр оешмаларында һәм учреждениеләрендә вакцинация һәм ревакцинация үткәрүгә аерым игътибар бирү сорала", - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев. Шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә. Вакцинация пунктлары өлкәннәр өчен барлык шәһәр поликлиникаларында урнаштырылган. Шәһәргә гриппка каршы вакцина да килгән.
21 сентябрьдә Яр Чаллы кан үзәгендә (Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Гидротөзүчеләр ур., 19) көзге донор акциясе узачак. Акциягә кушылу өчен әлеге сылтама буенча үтеп теркәлергә кирәк: https://donorsearch.org/events/1330/ .
РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры боерыгы белән РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-казаларны бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе дәүләт янгынга каршы хезмәте Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче янгын сүндерү һәм коткару отряды башлыгы вазыйфасына эчке хезмәт күрсәтү майоры Алмаз Мифтахетдинов билгеләнде.
Электрон сәүдә үзәге экспертлары, шулай ук чакырылган спикерлар чаллылыларга интернет-сәүдә мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр һәм интернет-сатуларны үзләштергән эшмәкәрләрнең кейсларын күрсәтәчәкләр. Очрашуның төп темасы-интернет-сәүдә. Бу хәзерге вакытта икътисадның иң тиз үсә торган тармагы.