1нче балалар сәнгать мәктәбендә мастер-класс оештырылды
1нче балалар сәнгать мәктәбендә Укытучылар көне узды. Иҗади чараны «Этносыйфат – илһам чыганагы» темасына укытучы Лия Вечтомова үткәрде.
1нче балалар сәнгать мәктәбендә Укытучылар көне узды. Иҗади чараны «Этносыйфат – илһам чыганагы» темасына укытучы Лия Вечтомова үткәрде.
Чаллыдан Казанга өлешчә мобилизациягә чакырылган хәрби бурычлыларның туганнары өчен автобус оештырылды. 9 гаилә, барлыгы 16 кеше бүгенге көндә республика башкаласында булган туганнары һәм якыннары белән очрашу оештыруны сорады. Кайбер гаиләләргә предприятиеләр, очрашуга барырга, якшәмбе көнендә мөмкинлек бирделәр, әлеге предприятиеләрдә аларның туганнары, ирләре эшли.
Бүген чираттагы көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 3 даими эшләүче мәйданчыкта - «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда, Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды. Ярминкәләргә барлыгы 36 млн сумга 1200 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Киләсе авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 октябрьдә расланган мәйданчыкларда узачак.
Үзәк район администрациясе 12 нче олимпия резервы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә традицион «Өлкән яшьтәгеләр олимпиадасы» спорт бәйрәмен үткәрде. Ярышларда район халкы, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашты. Бәйрәм башланыр алдыннан ярышларда катнашучылар алдында "Сюрприз"эстрада-спорт биюенең хореография коллективы чыгыш ясады.
Депутат Государственного Совета Республики Татарстан Марсель Мингалимов поздравил ветеранов 5,6,7 комплексов пос. ГЭС международным Днем пожилых людей.
Шамил Усманов урамында каен һәм миләш үсентеләре пәйда булды. Аларны КФУның Яр Чаллы институты студентлары, администрация хезмәткәрләре утыртты. « Бүген җәй дәвамында ремонтланган, төзекләндерелгән Ш.Усманов участогында агачлар утыртабыз, яңа парковка урыннары булдырылды, тротуарлар һәм велосипед юллары урнаштырылды. Урын бик матур: КФУ бинасы янында эскәмияләр белән яхшы аллея барлыкка килде», - диде Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов.
Бүген Өлкән буын декадасы кысаларында Сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы пациентлар өчен бәйрәм концерты оештырылды.
Конкурс өч категория һәм унике номинация буенча ике этапта үткәрелә, соңгысы конкурс эшләрен яклау белән күчмә семинар рәвешендә узачак. Чара турындагы нигезнамә белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган сылтама аша http://mpt.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-inzhener-goda.htm танышырга була.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2022-2023 елларга Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады. Премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка – 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 70%ын 35 яшькә кадәрге авторлар төркеменәннән торган яшьләргә, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешендә, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруга керткән өлешләре өчен бирелә.
1нче балалар сәнгать мәктәбендә Г. М. Хәкимова исемендәге Яр Чаллы картиналар галереясе фондларыннан «Россия төбәкләренең заманча графикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Мәскәү, Чиләбе, Серов, Каменск-Урал (Свердловск өлкәсе), Волжск (Волгоград өлкәсе), Новосибирск, Махачкала (Дагыстан) шәһәрләреннән булган рәссамнарның линогравюра һәм пластиктагы гравюра техникасында эшләнгән графика әсәрләре тәкъдим ителде.
Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе хатын-кызлар консультациясенең табиб-гинекологлары гүзәл затлар өчен «Барысы да хатын-кыз сәламәтлеге турында» дигән темага лекция үткәрделәр. Чара «Нур» яшьләр үзәге белән берлектә оештырылды. 5 нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Алия Яхина ни өчен бүген репродуктив сәламәтлек темасының актуаль булуына мисаллар китерде.
Өлкән буын декадасы кысаларында Автозавод районында 100 яшьләрен узган ветераннарны котлыйлар. Бүген муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина 1921елда туган Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Кандиевта булды.
Татарстан мәктәпләрендә «Мәктәп бизнес-старты» программасы буенча укулар башланды. Бу атнада беренче дәресләр бөтен республика буенча уза. Чаллыдан проектта 4 меңгә якын укучы катнашачак. Программа барлыгы 12 мең яшүсмерне колачлый һәм урта мәктәптә эшмәкәрлеккә укытуга нигез сала.
6 октябрьдә "Озын тәнәфес" Бөтенроссия конкурсының финалистлары исемнәре игълан ителде. Чаллыны анда талантлы, акыллы, максатчан балаларның зур командасы, «Орион» яшьләр үзәге һәм шәһәрнең белем бирү учреждениеләре укучылары тәкъдим итте.
5 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында "Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгать булу дәрәҗәсе турында" темасына халык арасында сораштыру үткәрелә. ДӘҮЛӘТ ОРГАННАРЫ ҺӘМ ҖИРЛЕ ҮЗИДАРӘ ОРГАННАРЫ ЭШЕННӘН КАНӘГАТЬ БУЛУ ДӘРӘҖӘСЕ ТУРЫНДА О СТЕПЕНИ УДОВЛЕТВОРЕННОСТИ РАБОТОЙ ГОСУДАРСТВЕННЫХ ОРГАНОВ И ОРГАНОВ МЕСТНОГО САМОУПРАВЛЕНИЯ
Автокалада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы территориаль комиссиясенең утырышы узды. Килешүгә кул куяр алдыннан Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова Чаллыдагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән уртаклашты, Чаллы предприятиеләре муниципалитеттан һәм республикадан гына түгел, ә илебездән дә ярдәм алуын билгеләп үтте. Мәсәлән, быел «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү» илкүләм проектында Чаллы производстволарының 11 компаниясе катнашты, хәзерге вакытта проектта барлыгы 48 компания бар.
Яр Чаллыда өлкән буын декадасы кысаларында гомерләре озын булган ветераннарны хөрмәтләү дәвам итә. Комсомол районы администрациясе тарафыннан районның иң өлкән кешесе Василиса Григорьевна Шахматованы котлау оештырылды. Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин аның өенә барып истәлекле бүләк тапшырды һәм сәламәтлек теләде. Василиса Григорьевна Шахматовага 104 яшь. Ул Воронеж өлкәсе Богучарский (Радчинский) районының Сухой Донец авылында туган. Ата-аналары колхозда игенчеләр булып эшли. Гаиләдә җиде бала тәрбияләнәләр.
Музыкаль сәнгать өлкәсендә иң яхшы укытучылар арасында Бөтенроссия конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. 500 мең сум күләмендәге бүләкләр өстәмә белем бирү оешмаларының 100 укытучысы өчен билгеләнгән. Бөтен Россиядән 500 000 сумлык 100 җиңүче арасына Чаллыдан бердәнбер мөгаллим - Марина Павловна Малюта керде.
Авт озавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов билгеләп үткәнчә, өлкән буын декадасы - җыелырга, үз казанышларың турында сөйләргә, проблемалар белән уртаклашырга менә дигән мөмкинлек. "Без сезнең казанышларыгызны һәм игелекле эшләрегезне хәтерлибез, һәрберегезне җылы сүз белән искә алабыз" , - дип ассызыклады ул.
Федераль үзәк белгечләре учреждениедә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыруны тикшерделәр. Делегация составында-«Сәламәтлек саклау өлкәсен циффрлы трансформацияләү компетенцияләре үзәге» федераль проектын координацияләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Анна Юшкова һәм Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәге директоры Владимир Шерпутовский.