Депутатлар корпусы 2023 елга шәһәр бюджетын раслады
В автограде прошло XVIII заседание Городского Совета IV созыва.
В автограде прошло XVIII заседание Городского Совета IV созыва.
Утырыш барышында 2023 елга шәһәр бюджеты, Шәһәр Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү һәм шәһәр Башкарма комитеты структурасына үзгәреш кертү турындагы мәсьәләләр каралды. Утырыш барышында Шәһәр Советы депутатлары 2023 елга шәһәр бюджетын расладылар. Кайбер нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карадылар. Әйтик, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү буенча Башкарма комитет бүлеге алгарышлы үсеш территориясен үстерү (ТОР) бүлегенә үзгәртеләчәк. Бүлекнең штат санына үзгәрешләр кертелмәячәк.
В 34 микрорайоне на следующий учебный год планируется ввести в эксплуатацию школу на 1500 мест.
Челнинец неудачно совершил трюк снегоходе, в результате сломав челюсть.
Дмитрий Колесников рассказал о том, какие мероприятия пройдут на общественных пространствах города.
Глава Центрального района Эдуард Фаттахов провел прием населения.
15 декабрьдән 2023 елда БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул итү башланачак һәм 2023 елның 1 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә (334 кабинетында) түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Х.Туфан пр., 23.
7 декабрьдә Тантаналар сараенда Чаллының 15 гаиләсе өчен бәйрәм чарасы узды. Тантанада ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәренең Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев катнашты.
Зам.главного врача по медицинской части Набережночелнинской инфекционной больницы Татьяна Аглямова напомнила о правилах респираторного этикета во время традиционного эпидемиологического порога заболеваемости гриппом и ОРВИ.
Челнинское отделение Татпотребсоюз организовали сбор и доставку гуманитарной и шефской помощи.
В Конкурсе могут принять участие школьники 10-11 классов, студенты средних образовательных учреждений всех субъектов Российской Федерации.
Барлык төбәкләрдә дә финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләү һәм финанс грамоталылыгын күтәрү мәсьәләләренең мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатында ел саен финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачеты үткәрелә. Узган ел Татарстан Республикасы халык арасында максималь активлык күрсәтеп (36 меңнән артык кеше) Россия Федерациясендә беренче урынны алды. Быел финанс зачеты 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр finzachet.ru сайтында үткәрелә. Анда катнашу гражданның дөрес финанс карарлар кабул итү, үзен мошенниклардан саклау һәм Интернетта шәхси финанс мәгълүматының сакланышын тәэмин итү өчен җитәрлек белем һәм күнекмәләре бармы-юкмы икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
«Идея бар» республика социаль әһәмиятле проектлар конкурсының заявка кампаниясе ачылды. Анда 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге үсмерләр катнаша ала. Заявканы 12 декабрьнең 13:00 сәгатенә кадәр алдагы сылтама аша ө ч юнәлешнең берсе буенча бирергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/u/637bbd10505690b8322b108e/
Өченче яшь университетында Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе эгидасы астында өлкән буын чаллылылар укуларын дәвам итә. 6 декабрьдә Өченче яшь университеты каршындагы "планшет/смартфоннан файдалану нигезләре" курсы дәресләрендә Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов һәм Россия Пенсия Фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе, Яр Чаллы шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге советы рәисе Руслан Шәнгәрәев булдылар. Компьютер курсларында Өлкән буын студентлары Пенсия фондының электрон сервисларыннан, РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталларыннан файдаланырга, шулай ук Интернет челтәрендә куркынычсыз эшләргә өйрәнәләр. Дәресләр башка юнәлешләр буенча да дәвам итә: "Туган як тарихы", "Мәдәният һәм агарту", "Яшелчә бакчасы, ландшафт дизайны". Студентлар финанс грамоталылыгы буенча да Россия Банкының онлайн дәресләрендә катнашалар. Уку елы башыннан алып Өченче яшь университетында төрле юнәлешләр буенча 250 кеше белем алган.
Яр Чаллы шәһәре Тантаналар сараенда хөрмәтле "Алтын" юбилярлар - ирле-хатынлы Альберт Мөхетдин улы һәм Асия Сәгыйтовалар гаилә тормышы юбилеен билгеләп үтәләр. Бу искиткеч пар беренче тапкыр Чаллы шәһәренең ПОПАТта эшләгәндә таныша. Асия Рәис кызы, өч ай эшләп, профсоюз хисап-сайлау конференциясенә китә. Җыелыш бик соң тәмамлана һәм Альберт Мөхетдин улы яшь хезмәттәшен өенә кадәр озата. Шул вакыттан бирле алар аерылмый. 1972 елның 2 декабрендә Альберт һәм Асия исемле яшь пар никахларын теркәгәннәр.
Чаллының тимер юл вокзалына илебез баш тылсымчысының әкияти поезды килде.
Бүген 122 нче "АБВГДейка" балалар бакчасында «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең башлангыч шәфкать туташы мәктәбе» темасына шәһәр балалар бакчаларының өлкән шәфкать туташлары өчен семинар узды. Әлеге чараның максаты - балалар мәгариф учреждениесе медицина хезмәткәренең эш тәҗрибәсен бүлешү һәм балалар бакчасы медицина хезмәткәренең контроль-аналитик эшчәнлеген оптимальләштерү. Чара Башкарма комитетның мәгариф идарәсе ярдәмендә 122 нче "АБВГДейка" балалар бакчасы тарафыннан оештырылды. Семинар җитәкчеләре арасында мәгариф идарәсенең баш белгече Гөлфия Фәтхуллина һәм әлеге балалар бакчасы мөдире Ландыш Минһаҗева бар иде.
Челнинские волонтеры продолжают активно поддерживать военнослужащих, которые выполняют задачи в ходе специальной военной операции. На протяжении трех недель в Автозаводском районе челнинки плетут маскировочные сети.
7 декабрьдә бәйрәм чарасы узачак, аның кысаларында төрле иреклеләр чараларында, шул исәптән "Ярдәм янәшә!», шулай ук «Волонтер булу сәләт» шә һәр конкурсы җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк. Чара «Нур» яшьләр үзәгендә узачак. Мәйданчыклар 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Волонтерларны бүләкләү 17:00 сәгатьтән соң башланачак һәм бер сәгать дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 8 декабрьдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра. Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе чикләрендә түбәндәге адрес буенча консультация үткәрәчәкләр: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 йорт, 3 нче кат. Кабул итү (8552) 32-05-99 телефоны аша алдан язылу буенча башкарылачак.