Яшь чаллылылар асфальттагы рәсемнәрен Пушкин иҗатына багышладылар
"Нур" яшьләр үзәге территориясендә Пушкин иҗатына багышлап, асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Чара Халыкара рус теле көненә һәм Россиядә Пушкин көненә багышлана.
"Нур" яшьләр үзәге территориясендә Пушкин иҗатына багышлап, асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Чара Халыкара рус теле көненә һәм Россиядә Пушкин көненә багышлана.
Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 34 нче микрорайондагы 1501 укучыга исәпләнгән мәктәп төзелеше барышы белән танышты. "Мәгариф системасын үстерү, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү – «Бердәм Россия» халык программасының мөһим өлеше. Мәгарифнең уңайлылыгын һәм аның сыйфатын сорау һәрвакыт безнең гражданнарның мөрәҗәгатьләре башында тора һәм шуны танырга кирәк, соңгы 10 елда минем округта капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәпләр, балалар бакчалары төзү бик уңышлы һәм нәтиҗәле бара. Монда иң мөһиме - уңай үзгәрешләр темпын киметмәү һәм үсешне дәвам итү. Үз чиратында, мин барлык социаль әһәмиятле инициативаларны хупладым, аларга ярдәм итәчәкмен һәм бу мәсьәләне контрольдә тотачакмын", – дип аңлатма бирде депутат.
Халыкара балаларны яклау көнендә ВДНХ үзәк аллеясы "Озын тәнәфес" балачак һәм яшьлек фестивале мәйданчыгына әверелде. Анда 8 меңнән артык кеше катнашты: Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә, «Юнармия»дә һәм башка балалар һәм яшьләр оешмаларында катнашучылар, педагог-укытучылар һәм ата-аналар, «Хорлар көрәше» проектында һәм кастингларда катнашучылар, шулай ук Россиянең әйдәп баручы компанияләре вәкилләре һәм фән, мәдәният, мәгариф, спорт, волонтерлык һәм эшмәкәрлек өлкәсендә экспертлар. Шул исәптән өч Чаллы кызы, «Орион» яшьләр үзәге активистлары: Елизавета Девятова, Камилә Юнысова һәм Алинә Зыятдинова.
Кичә Чаллы шәһәре халык фронтының яшьләр командасы («Орион» яшьләр үзәге) Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе белән берлектә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде. Мастер-класс шәһәрнең «Волонтерлар мәктәбе 2023» проекты кысаларында уздырыла. Укулар барышында беренчел янгын сүндерү чараларын, янгынга каршы көрәшнең заманча ысулларын куллану, кешеләрне эвакуацияләү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү күнекмәләре үтәлде.
2022 ел нәтиҗәләре буенча РФ территориясендә аз куәтле электр хәрәкәт итү чаралары һәм аларда зыян күргән кешеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санының 49% ка артуы билгеләнә. Быел Татарстан Республикасында 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 кеше зыян күргән. 13 юл-транспорт һәлакәте Казанда, бер очрак - Әлмәттә булды.
Агымдагы елның биш аенда Яр Чаллыда зыян күрүчеләр белән 158 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. 3 кеше һәлак була һәм 192 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Һәлакәтләр саны 1,9 процентка, яралылар саны 7,2 процентка кимегән. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны узган ел дәрәҗәсендә кала. Һәлакәтләрнең төп төрләре: автомобильләр бәрелешүе; җәяүлеләрне бәрдерү; велосипедчыларга бәрелү; пассажирның егылуы; киртәгә бәрелү. Юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары булып җәяүлеләр тора. "Уңай момент буларак шуны билгеләп үтәсем килә: исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 40% ка кимегән һәм алардан зыян күргән кешеләр 41,7% ка кимегән, шул ук вакытта бер кеше һәлак булган. Бу эштә "Чаллыда исерек килеш машина йөртүчеләр!" телеграм-каналында катнашучы шәһәр гражданнары да зур роль уйнады. Исереклек билгеләре булган машина йөртүчеләрнең транспорт чаралары белән идарә итү фактлары турында мәгълүмат җиткерүчеләр", – дип билгеләп үтте ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков. Әлеге төркем ярдәмендә быел исерек хәлдә машина йөртүче биш кешене тоткарладылар. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 37 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда 1 бала һәлак була һәм 36 балигъ булмаган бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Юл-транспорт һәлакәтләре саны 13 процентка, яраланганнар саны 15 процентка кимегән. Үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсендә калды. Наил Мәһдиев балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү эшен даими һәм бөтен җирдә алып барырга кирәклеген ассызыклады. "Чаллы юлларында зыян күрүчеләрнең саны югары булмавы тынычландырырга тиеш түгел, - дип билгеләп үтте шәһәр мэры. - Безнең бурыч - сан түбән булсын өчен барысын да эшләү. Җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә, балаларны лагерьларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк".
8 июньдә 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
7 июнь көнне Үзәк шәһәр китапханәсе каршында өлкәннәр һәм балалар өчен иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм - Сабан туе узачак. Бәйрәмгә килүчеләрне: капчык киеп йөгерү, канат тарту, калакка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату кебек һ. б. бик күп милли уеннар көтә. Барлык теләүчеләр "Призны эзләп ал" һәм "Шар тәгәрәт" дигән күңелле конкурсларда катнаша алачак. Бәйрәмдә иң актив катнашучылар, рәхәтләнеп күңел ачып, татлы призларга ия булачак.
Үзәк шәһәр китапханәсе җәйге уку залын ача, шул уңайдан һәр чәршәмбе теләге булган һәр кеше 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гаиләсе белән вакытны файдалы һәм күңелле итеп үткәрә ала.
Объектны реконструкцияләүгә республика бюджетыннан 54 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Объекттагы эшләрне Шәһәр Советы депутатлары тикшерде. Биредә ремонт эшләренә яз көне үк керешкәннәр иде, әмма ул уку процессына һич комачауламады. Башта башлангыч блокта реконструкция үткәрелде, бүген инде урта звенода эшләр алып барыла. Объектта «Медик» төзелеш компаниясенең 40ка якын белгече эшли. Эш күләменең 60%тан артыгы башкарылган дип белдерде төзүчеләр.
Ел саен җәй башында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр укучылар Советы депутатлары белән очраша. Быел 68 мәктәп үзидарәсен берләштергән шәһәр укучылар Советы ачылуына 19 ел тулуны билгеләп үтте, 40тан артык чара үткәрде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев балалар белән сөйләште, аларның сорауларына җавап бирде. Алар исә, үз чиратында, аңа үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм уңышлары белән уртаклаштылар. Быел балалар «Ковер» интеллектуаль киңлегенең яңартылган штабында эшлиләр. Анда ремонт Шәһәр Советы депутаты Таһир Сөнгатуллин ярдәме белән башкарылган. 2021 елда матбугат үзәге ачылды һәм балалар «В потоке Камы" я шьләр газетасының беренче санын чыгардылар.
6 июньдә бөтен ил китапханәләрендә Пушкин көне уза. Шул уңайдан Чаллыда конкурслар, кызыклы сораулар, биремнәр һәм викториналардан торган күңелле һәм мавыктыргыч программалар оештырылачак. Шул ук көнне Татарстанның барлык китапханәләрендә «Пушкин нон-стоп» республика акциясе старт ала. Теләге булган һәркем укучылар сыйфатында чыгыш ясарга Александр Сергеевич Пушкинның яраткан әсәрләреннән өзекләр укырга чакырыла.
«Россиянең яшь талантлары» Гомумроссия конкурсының II тур нәтиҗәләре билгеле булды. Конкурсның II турында Россия Федерациясенең 86 төбәгеннән 1 302 кеше катнашты. "Фортепиано. Орган" номинациясендә конкурс сайлап алу нәтиҗәсенең III турына Татарстан Республикасыннан бердәнбер вәкил үтте. Ул 3нче балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүче София Балаева, укытучысы Марина Малюта.
Чаллының җәмәгать киңлекләрендә бушлай кино күрсәтүләр сезоны уза. Һәр җомга һәм шимбә көнне кинопроектларга ярдәм итү дирекциясе һәм «Кино вакыты» фестивальләре катнашында урамда кино күрсәтү трансляцияләнәчәк. Фильмнар Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган " Алтын тәлинкә" к инематография өлкәсендәге төбәк-ара премия каталогында тәкъдим ителгән. «Азатлык» мәйданында, Г. Тукай яр буенда, Шишкин бульварында киләсе кино күрсәтүләр җомга көнне 9 июньдә 18:00 сәгатьтә, шулай ук шимбә көнне 17:00 сәгатьтә узачак.
Җәйге каникуллар вакытында 2 400 Чаллы яшүсмерен эшкә урнаштырачаклар. 2 023 елда шәһәр бюджетыннан укучыларны эшкә урнаштыру өчен өстәмә эш урыннары булдыруга 13 664,27 мең сум акча бүлеп бирелгән. Эшкә урнашуга бюджеттан матди ярдәм рәвешендә 5 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, Чаллыда планлаштырылган йортлар фондының 50 проценттан артыгы ремонтланган инде. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, яхшы һава торышы вакытында төп эшләрне башкарырга кирәк: "Матди-техник тәэмин итү бар, лифтлар өчен җиһазлар килде. 1 сентябрьгә кадәр тәмамларга кирәк".
Наил Мәһдиев коллегалары исеменнән шәһәр хуҗалыгы һәм халык көнеүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Әлфия Кондрабаевага намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ул Башкарма комитетта 10 ел эшли. "Җаваплы, намуслы кеше. Шәһәребезнең торак-коммуналь хуҗалык системасы тотрыклы эшләве өчен күп эшләр башкарды, шуңа күрә ул Татарстан Республикасында иң яхшыларның берсе булып тора. Әлбәттә, тәҗрибәле хезмәткәрне җибәрү бервакытта да җиңел түгел. Ләкин тормыш-ул тормыш", диде ул.
Бу җәйдә балалар сәламәтләндерү лагерьларында 19 465 Чаллы баласы ял итәчәк, - аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады. Быел балаларны шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьлары көтә: "Саулык" сәламәтләндерү комплексы, "КамАЗжилбыт" предприятиесе базасында: "Звездный", "Солнечный", "Крылатый"; "Росинка"; "Бумажник" КБК; "Солнышко" ("Радуга" профилакториясе). 2023 елның җәендә 46 белем бирү оешмасы һәм 44 хезмәт һәм ял отряды базасында мәктәп яны лагерьлары эше оештырылды.
Анкета нәтиҗәләре буенча 9 сыйныфны тәмамлаучылар түбәндәгеләрне планлаштыра: 39,4 % – 10 сыйныфта калырга; 60,51% – һөнәри белем бирү учреждениеләрендә; 0,09 % – төп мәктәпне тәмамлаучылар әлегә төгәл хәл итмәгән, - дип хәбәр итте шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов.
Соңгы кыңгырау 9 сыйныфны тәмамлаган 5 592 укучы һәм 11 сыйныфны тәмамлаган 2002 укучы өчен яңгырады. Быел чыгарылыш кичәләре 23 июньнән, имтиханнар нәтиҗәләрен алганнан соң оештырылачак, - дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов. 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнар 24 майда башланды, бу көнне укучылар туган тел буенча имтиханда катнаштылар. 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен имтиханнар 26 майда химия, география һәм әдәбият буенча имтиханнардан башланды.