Шәһәрне төзекләндерү
Үзәк районында ишегалды бәйрәмнәре башланды
7 августта 39/06, 39/07, 39/11 йортлары ишегалдында җылы һәм күңелле күршелек бәйрәме узды. Чараның мактаулы кунаклары булып Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Шәһәр Советы депутатлары Флера Андреева һәм Андрей Елантьев чыгыш ясады. Күршеләр очрашуын «39 комплекс» ТИҮ рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова оештырды. Балалар өчен күңелле анимация программасы үткәрелде, аттракционнар эшләде, декоратив-кулланма иҗат осталарының искиткеч күргәзмәсе оештырылды.