Яр Чаллыда Бөтен дөнья “Татарча диктант” үтте
13, 14, 15 октябрь көннәрендә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашачак. Быел ул сигезенче тапкыр уза.
13, 14, 15 октябрь көннәрендә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашачак. Быел ул сигезенче тапкыр уза.
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты базасында Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Белгечләр практик тәҗрибә белән уртаклашты һәм профессиональ элемтәләр урнаштыра алды.Конференция кысаларында дүрт секциядә эш оештырылды.
Бүген иртән идарәче компанияләр һәм МУП җитәкчеләре 200 алма агачы утыртты.
«Тиенкәй» 30 нчы балалар бакчасында Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белән берлектә Татарстанның өлкән тәрбиячеләре өчен квалификация күтәрү курслары кысаларында стажировка мәйданчыгы оештырылды. Анда Түбән Кама, Зәй, Кама Аланы, Актаныш, Бөгелмә, Яр Чаллы катнашты. Катнашучыларга балалар бакчалары укытучылары тарафыннан эшләнгән сөйләм үстерү һәм грамотага өйрәтү буенча дидактик уеннар тәкъдим ителде.
Телефон: (8552) 32-06-07.
Комсомол районында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Анда дүрт яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар катнашты. Җиңүчеләргә диплом һәм татлы приз тапшырылды.
XIV Шәһәр «Студентлар Спартакиадасы» кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды.
Чаллы «Кванториумы» командасы Пермь шәһәренә зур Олимпиаданың Бөтенроссия финалына бара.
10 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр Ашхабадта Халыкара күргәзмә һәм фәнни конференция уза. Чара дөньяның 25тән артык иленнән белем бирү һәм фәнни оешма вәкилләрен җыйды. Конференциядә ректор Әлфинур Галиәкбәрова, халыкара элемтәләр идарәсе башлыгы Ленар Галиев, ректорат каршындагы өстәмә белем бирү һәм халыкара хезмәттәшлек буенча киңәшче Җәмилә Галагудина катнашты.
Орловка бистәсе кырында 105 гектар җирдә яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Аны Ижауның “Талан” компаниясе төзиячәк. Күпкатлы йортлар төзелеше 5 этапта алып барылачак. Аның кысаларында 3 балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзү планлаштырыла. Бакчаларның һәммәсе 260 сабыйга исәпләнгән. Шулай ук 6 меңләп машина кую урыннарын ясау күздә тотыла.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 14 яшькә җиткән 24 яшь гражданга паспортлар тапшыру тантанасы булды.Бәйрәм чарасын ЗАГС идарәсе башлыгы Рәвилә Зарипова һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты рәисе Римма Фәсхетдинова ачты.
Болытлы, төнлә аязучан.
Бүген "Яшь архив хезмәткәре" проекты кысаларында муниципаль архивта 35нче мәктәп укучылары белән дәрес узды. Мәктәп укучылары документларны саклау урынында булдылар, архив хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар, Түбән Кама ГЭС төзелүнең 60 еллыгына багышланган архив күргәзмәсен карадылар.
15 октябрьдә дөнья Халыкара Ак таяк көне билгеләп үтә. Ак таяк-сукыр кешенең символы.
"Пединститут" тукталышыннан "ЮХИДИ идарәсе" тукталышына кадәр капиталь ремонт бара. "Электротранспорт" предприятиесе җитәкчелеге белдерүенчә, төзекләндерүнең беренче этабы тәмам. Киләсе атнадан икенче этабына керешәләр. Трамвайлар вакытлыча схема буенча йөриячәк.
А.Н.Косыгин исемендәге Россия дәүләт университетының әйдәп баручы укытучылары һәм «Дизайн» юнәлеше студентлары шәһәр вәкилләре белән эшлекле очрашу үткәрәчәк. Делегация составында бренд-дизайнерлар, реклама буенча белгечләр, социологлар һәм архитекторлар бар.
Комсомол районында «Энергетик " мәдәният сараенда өлкән буын декадасына багышланган бәйрәм концерты узды. Шәһәр Мэрының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән 50 һәм 55 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән гаилә парлары - юбилярлар билгеләп үтелде. 5 нче мәктәп укучылары барлык катнашучыларга район мәктәпләре укучылары ясаган бәйрәм открыткаларын тапшырдылар.
Чаллыда «Ел студенты 2023» шәһәр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Чараны «Нур яшьләр» үзәге үткәрә. Бүләкләү тантанасы 2024 елның гыйнварында Бөтенроссия студентлар көне алдыннан узачак.
Бүген Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларын котлады һәм ун талантлы укучыларга исемле премия тапшырды.Чара тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашында узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Карамиев бәйрәм белән котлады һәм мактау грамоталар тапшырды.
Балалар сәнгать мәктәбендә, көллият һәм югары уку йортларында белем бирүче укытучылар арасында россиякүләм бәйге уздырылды. РФ мәдәният министрлыгы нәтиҗәләр ясады. 100 укытучы - 500шәр мең, 50 укытучы 1шәр миллион сум премиягә лаек булды. Исемлектә Яр Чаллы укытучылары да бар. Сәнгать көллияте укытучысы Евгения Ермилова 1 млн сум премия алды.