Яр Чаллы студентлары «Тикшерү алып барыла» квестында катнашачак
Хәзерге вакытта коррупциягә карата студентларның тискәре фикерен үстерүнең төрле ысуллары бар. Әмма иң яхшы стандарт булмаган алымнарның берсе – яшьләр квестларын оештыру.
Хәзерге вакытта коррупциягә карата студентларның тискәре фикерен үстерүнең төрле ысуллары бар. Әмма иң яхшы стандарт булмаган алымнарның берсе – яшьләр квестларын оештыру.
2 нче балалар сәнгать мәктәбендә Рәсем сәнгате буенча IV республика олимпиадасы кысаларында «Уку натюрморты» дигән беренче конкурс сынавы узды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларны алдап акча урлауның яңа төре – «иминият тупланмаларын кире кайтару турында» ялган мәгълүмат белән e-mail хатлары турында кисәтә.
Яр Чаллыда беренче тапкыр квадрокоптерларны очырту буенча түләүсез мәктәп үз ишекләрен ачачак. Ярты ел дәвамында 30 укучы квадрокоптердан файдаланырга, пейзажлар төшерергә өйрәнәчәк, FPV юнәлеше белән танышачак. Мәктәптә гамәли дәресләр өчен квадрокоптерлар бар.
Бу – икенче җиңү, узган ел чаллылылар көрәш буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында шулай ук җиңү яулаганнар иде.
Грантның максаты – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү.
24 нче ноябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы кар явуы көтелә.
Россия Федерациясе Граждан кодексының 23 статьясындагы 1 пункты нигезендә граждан, шәхси эшмәкәр буларак дәүләт теркәвенә алынганнан соң, юридик зат оештырмыйча гына, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хокуклы.
Чаллы җәмәгать транспортында контролерлар һәм полицейскийлар QR-кодларны тикшерә. Хәзерге вакытта шәһәрдә алты бригада эшли, аларның дүртесе - автобусларда, икесе - трамвайда.
15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы узды.
«Титан» спорт мәктәбе спортчылары Сергей Ардашев һәм Денис Филимонов Россия җыелма командасы составында чаңгы ярышлары буенча Дөнья Кубогының старт этабында катнашачак. Ярышлар 26-28 ноябрьдә Финляндиядә узачак.
Саба муниципаль районында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле егетләр арасында Хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика спартакиадасы узды.
Татарстан Республикасының 3912 тәэмин итүчесе Республика маркетинг үзәге ресурслары ярдәмендә 91 млрд сумнан артык акча эшләгән. Моның ничек эшләгәнен түбәндәге сылтама буенча киләсе вебинарга теркәлеп белергә мөмкин: http://rmcrt.ru/webinar.html
Фабрика-Старт ул – яшь эшмәкәрләр өчен 20 ноябрьдән 30 декабрьгә кадәр бушлай остазлык программасы.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыда булды. Эш сәфәренең төп максаты – шәһәрнең эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашу, ул Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында узды.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында үзмәшгульләр саны арта. Әйтик, хәзер 164 мең үзмәшгуль кеше теркәлгән. ТР буенча иң ныгы хезмәт күрсәтү өлкәсе үскән —чәчтарашханә, чәчәк студияләре, такси йөртү, хәтта маркетинг хезмәтләре.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендәге 1100 номерлы Карары нигезендә, бүгенге көннән башлап вакцинация турында QR-коды яисә медицина күрсәтүе буенча чикләү турында QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкән гражданнарның ташламалы транспорт кушымтасы булган электрон карталары гамәлдән чыгарыла.
Татарстан Республикасы Президентының предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуы барышында «ПИК «Хуанхэ» генераль директоры Анатолий Головча-Фрейзе Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары өчен киметелгән иминият взносларын куллану срокларын озайту мәсьәләсен күтәрде.
Хәзерге вакытта 100дән артык предприятие җитештерү өчен техник кислородка мохтаҗ, аена 150 тоннадан артык кислород кирәк.
Чаллыда, Татарстандагы кебек үк, соңгы берничә айда, шартнамәләрне яңадан рәсмиләштергәннән соң, чүп чыгарган өчен операторга түләү проблемасы барлыкка килде.