"Йөрәктән-йөрәккә" чарасы физик мөмкинлекләре чикле балаларны берләштерә
Гаилә корырга ярдәм итү үзәге тарафыннан т әрбиягә алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм интернат учреждениеләрен тәмамлаучы физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Инвалидлар декадасына багышланган «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде. Бәйрәмдә 65 кеше катнашты. Алар арасында Яр Чаллы шәһәре, Тукай, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук авыр инвалидлык формасы булган «Мәрхәмәт» балалар йортын тәмамлаучылар бар.