Яр Чаллыда шәһәр өмәсе бара
Яр Чаллыда шәһәр өмәсе бара. Е.Н.Батенчук исемендәге Төзелеш көллияте янында Шәһәр Советы депутатлары 25 чыршы һәм 25 нарат утырттылар.
Яр Чаллыда шәһәр өмәсе бара. Е.Н.Батенчук исемендәге Төзелеш көллияте янында Шәһәр Советы депутатлары 25 чыршы һәм 25 нарат утырттылар.
Яр Чаллыда Пасхага җәмәгать транспорты хәрәкәте оештырылачак.
Зәй шәһәрендә "Тату сыйныф серләре" конкурсының республика этабы узды. 25 нче мәктәпнең ата-аналар комитеты мактаулы өченче урынны яулады.
«Созвездие-Йолдызлык» XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау Гала-концертында төп приз ияләренең исемнәре билгеле булды. Фестивальнең Гран-приен Яр Чаллыдан «Мизгел» җыр театры алды.
Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты – «Кама» ФҖП ҖЧҖ металлорукавлар ясау буенча яңа линия ача. Узган ел компания Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Коммерцияләштерү» программасы буенча 15 млн.сум күләмендә грант откан һәм быел ук шул акчаларга яңа җиһазлар сатып алган. Хәзер оплеточный машиналарының җибәрү-көйләү эшләре бара, әмма инде июнь аенда станоклар тулы куәтендә эшләячәк. Металлорукавлар ясау буенча линияләр – Татарстанда бердәнбер. Бу продукция авиация, космос сәнәгатендә, тимер юлларда кулланыла.
Бүген Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы COVIDка күмәк иммунитет дәрәҗәсе 43,7%ка кадәр кимеде дип хәбәр итте. Авырулар саны артуы май-июнь айларында ук көтелә. Коронавирусны вакцинация ярдәмендә генә җиңеп була.
Яз - яңа тормыш символы, яшь гаилә өчен менә дигән башлангыч. Борынгы ышанулар буенча, яз айларында никахлашкан парларны озын һәм бәхетле гаилә тормышы көтә.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 22 апрельдә районнар хакимиятләре территорияләрендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән 14 нче номерлы балалар-яшүсмерләр үзәге 20 апрельдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә рус һәм татар телләрендә КВН мәктәп лигасы финалын үткәрде.
21 апрельдә Өченче буын университетының өлкән яшьтәге студентлары цифрлы белем буенча Республика IT-Олимпиадасының I этабы булган ярышларда катнаштылар.
9 май алдыннан 39/10 йорт ишегалдында бәйрәм оештырылды. Микрорайонда яшәүчеләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәктәбенең тынлы һәм бәрмә уен кораллары оркестрына кушылып «Җиңү көне» җырын башкардылар.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ремонт барышын бәяләде һәм икътисади кыенлыкларга карамастан, Яр Чаллыда барлык планлаштырылган проектлар да тормышка ашырыла дип билгеләп үтте.
Халыкка һәм бизнеска социаль-икътисадый ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү кысаларында чаллылыларга яңа ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр:
Җирле үзидарә көнен бәйрәм итү кысаларында Автозавод районы хакимиятендә ачык ишекләр көне үткәрелде. Чарада Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты студентлары катнашты.
Яр Чаллының 69 нчы микрорайонында гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Объектта эшләрне ЯР Чаллының «Евростиль» компаниясе башкара. Белем бирү учреждениесен төзү өстендә 260 кеше эшли. Хәзерге вакытта өченче катта диварлар һәм колонналар урнаштыру, плитә җәю эшләре бара, төзүчеләр 1-3 катларда кирпеч салалар, түбә, тәрәзәләр, фасад урнаштыру эшләре бара. Бизәкләү эшләре башланды.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 21 апрельдә районнар территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, барлыгы 3 056 кеше катнашты.
22 апрельдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Яр Чаллының «Биформ» компанияләр төркеме машина төзелеше производствосында технологик җиһазларны оператив рәвештә ясарга мөмкинлек бирүче яңа проектын башлап җибәрә. «Биформ» КАМАЗ запас частьләрен, штамп җиһазларын (тормоз аппаратурасы, комплектлау җиһазлары, КАМАЗ кабиналары өчен кузов панельләре) җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
57 нче гимназия үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды. Бәйрәмдә педагогик хезмәт ветераннары, укучыларның әти-әниләре, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар, педагоглар, башка белем бирү оешмаларыннан кунаклар катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында – «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко , мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лидия Золотарева .
Кереме яшәү минимумыннан (бер кешегә 10756 сумнан) артмаган гаиләләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрле балалары өчен 2020 елның 1 июненнән пособие түләнә. Мәсәлән, пособие алу өчен өч кешелек гаиләнең айлык кереме 32268 сумнан артмаска тиеш. Керемнән тыш, милек белән тәэмин ителеш тә исәпкә алына.