Яр Чаллыда болытлы һава көтелә
15 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында томан, яшен фаразлана. Төнлә һәм көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.
15 апрельдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасында томан, яшен фаразлана. Төнлә һәм көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.
2022 елда Яр Чаллыда социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Капиталь ремонт программасына шәһәрнең социаль учреждениеләре дә кертелгән.
«Яңа исемнәр» фонды стипендиатларының II Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Конкурс Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән иҗади үсешне күзәтү һәм Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» Хәйрия фондының иң перспективалы стипендиатларына ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Конкурста катнашу өчен гаризалар Россиянең 26 регионыннан 168 стипендиатыннан теркәлгән.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләрнең X ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды.
Бүген Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Чарага Яр Чаллы делегациясе белән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев барды.
Кече, урта һәм эре бизнес белән очрашу урыны буларак КФУның инжиниринг үзәге билгеләнде. "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү" илкүләм проекты кысаларында узган чарада Владимир, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия, Башкортостан, Чувашия Республикалары, Казан, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән 120дән артык предприятие катнашты. Алар арасында «Казан вертолет заводы», «КАМАЗ», «Татнефть», «ТАГРАС», «РИАТ», «Автомобильный концерн», «РариТЭК», «Камминз кама» һәм башка компанияләр. Очрашуда барлыгы 200 кеше катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 18 мартындагы 398 номерлы карары нигезендә, 2022 елда яшь кешеләрне эшкә алган компанияләр һәм оешмалар наемны субсидияләү программасы кысаларында дәүләт ярдәменә исәп тота ала.
12 апрельдән 5 майга кадәр илнең алты федераль округында – Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Идел буе, Урал һәм Себер федераль округларында «ZaРоссию» музыкаль – патриотик марафон узачак. Анда кече һәм урта шәһәрләрдә яшәүчеләр катнашачак, аларда популяр рок-һәм поп-башкаручылар концертлары узачак, ә финалда «Безнең йөрәк уты» эстафетасына кушылачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 14 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 13 апрельдә район хакимиятләре территорияләрендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 1 548 кеше катнашты. Шәһәр территорияләрен чүп-чардан чистарту эшләре дәвам итә.
Башкарма комитет узган елда Яр Чаллы бюджеты үтәлеше турында хисап тотты. Шәһәр Советы утырышында әлеге доклад белән финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.
16 апрельдә барлык теләүчеләр шәһәр берләшмәләренең роле турында фикер алыша һәм Яр Чаллы җәмәгать киңлекләре өчен чаралар әзерли алачак.
Бүген Тантаналар Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Яр Чаллы шәһәренең 16 гаиләсе ана капиталына ия булды.
Бүген, 13 апрельдә, "Жемчужина" шифаханәсендә һәм «КАМАЗ» кунакханәсендә Украинадан китәргә мәҗбүр булган гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.
Конкурс яшьләр белән эшләү өлкәсендәге казанышларны күрсәтү мәйданчыгы булып тора һәм Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү стратегиясен билгели, Яр Чаллы шәһәрендә яшьләр сәясәтен инновацион үстерүгә һәм модернизацияләүгә, тармакның профессиональ компетентлыгын һәм кадрлар потенциалын формалаштыру юлы белән яшьләр белән эшләүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә ирешүгә юнәлдерелгән.
Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Асия Латыйп кызы Сафина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин , Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин котлады.
Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә IV чакырылыш Шәһәр Советының XIV утырышы узды.
26 апрельдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Хатын-кыз игътибары» дигән темага «Бала карау буенча отпускта булган хатын-кызларда барлыкка килә торган актуаль мәсьәләләр турында» кайнар линия оештырылачак.
7-14 яшьлек 10 бала Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында булдылар.
Хәзер эшен югалткан яки эштән азат ителү куркынычы астында булган гражданнар «Демография» илкүләм проекты кысаларында яңадан укыту программасына кушыла алачак. Гаризаны «Россиядә эш» порталында бирергә мөмкин.