Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә светофорлар вакытлыча сүндереләчәк
Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә барлык юнәлешләр буенча светофорлар сүндереләчәк.
Тынычлык һәм Яшьлек проспектлары киселешендә барлык юнәлешләр буенча светофорлар сүндереләчәк.
Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 16 942 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 8 593е эш эзләүче сыйфатында исәпкә куелган. Исәпкә алынганнар арасында 58,1% хатын-кызлар, 16-29 яшьтәге яшьләр - 24,2%, үз теләкләре белән һәм хезмәткәрләр инициативасы буенча эштән азат ителгәннәр 45,8% тәшкил итә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 21 августтан 26 августка кадәр урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
КФУның Инжиниринг үзәге стадионында Яр Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек-2021» Спартакиадасының шәһәр этабында чираттагы ярышлары узды. Катнашучылар төрле дистанцияләрдә йөгерүдә көч сынашты.
«Орион» яшьләр үзәгендә сентябрь аенда төрле иҗтимагый берләшмәләргә, клубларга һәм түгәрәкләргә җыю башлана.
17 августта Казанда Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашында Татарстан Республикасында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Яр Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында «Фин-угыр халыкларының мәдәни мирасы» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәгә килүчеләр өч тугандаш Идел буе республикалары – Удмуртия, Марий Эл һәм Мордовиянең халык иҗаты традицияләре белән танышачак.
Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Ел инженеры» конкурсы игълан ителде. Ул Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен тарату, җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм бүләкләү максатларында үткәрелә.
Гренада паркының өченче чиратын реконструкцияләү кысаларында җәяүлеләр юлларына нигез салу төгәлләнде, брусчатка урнаштырасы калды. Хәзерге вакытта биредә җир эшләре, душ бүлмәләре өчен павильон территориясен эшкәртү, бәдрәф һәм кафе урнаштыру эшләре бара. Тиздән этләрне йөртү өчен мәйданчык әзер булачак.
«КАМАЗ К5 — экономияле һәм куркынычсыз машина йөртү» конкурсының абсолют җиңүчесе буларак Чаллыдан «Кит Авто» компаниясе хезмәткәре Руслан Баянов танылды.
Яр Чаллыда җомга көнне алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 4-9 м, көндез урыны белән секундына 13 метрга кадәр тизлектә.
20 августта 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, ремонт эшләре сәбәпле, «Үзәк» тукталышында ике якка да светофор эшләмәячәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә таянып эш итүегезне һәм автотранспорт белән идарә иткәндә сак булуыгызны сорыйбыз.
Яшьләр үзәкләрендә өстәмә белем бирү мөмкинлекләре турында матбугат конференциясендә яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов сөйләде.
Яңа уку елы башыннан Яр Чаллы шәһәренең 16 спорт мәктәбе мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларны спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен төркемнәргә җыя.
Фестивальнең төп вакыйгалары 21 августта Азатлык мәйданында үтәчәк, анда 13:00 сәгатьтә фестивальне ачу тантанасы башлана. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фестиваль шәһәрдә инде җиденче ел рәттән уздырыла.
Замелекесье районында 21/33 йорт ишегалдында ишегалды бәйрәме узды. Чараны тантаналы рәвештә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , Шәһәр Советы депутаты Ленар Салахов , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин ачып җибәрделәр.
Яңалыклар чыгарылышында хәзерге вакытта коронавирус инфекциясеннән сабыйларның да җәфа чигүе турында сөйләнелә, кызганычка каршы, яңа туган балалар реанимация бүлегенә эләгәләр, чөнки аналары вакытында COVIDтан прививка ясатмаган.
40 комплекста узган бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонт ясалган комплексны карап узды, шәһәрдәшләр белән аралашты һәм аларны ишегалды бәйрәме белән котлады.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Германия кунагы белән очрашты. Мэриядә узган эшлекле сөйләшүдә шәһәрнең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова , алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү бүлеге башлыгы Алия Бикташева , «Полихим Системс» генераль директоры Илдар Фәйзрахманов һәм компаниянең финанс директоры Луиза Шәфигуллина катнашты.
Яңа уку елы якынлаша, димәк, балалар һәм ата-аналар актив рәвештә мәктәпкә әзерләнә, барлык кирәкле әйберләрне сатып алалар, укучыларны тукландыру режимын җайга салалар.