Яр Чаллыда Температура 11 градуска кадәр күтәреләчәк
Чаллыда Температура 11 градуска кадәр күтәреләчәк
Чаллыда Температура 11 градуска кадәр күтәреләчәк
Очрашуга хатын-кызлар консультацияләре мөдирләре, акушер-гинеколог табиблар һәм Чаллы һәм беркетелгән районнарның IT-белгечләре чакырылган иде. Очрашуда турыдан-туры катнаша алмаган белгечләр өчен трансляция видеоконференция режимында алып барыла.
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды. Грантларның гомуми суммасы 8 млн 200 мең сум тәшкил итә.
1 нче балалар сәнгать мәктәбендә мәдәният идарәсе ярдәме белән «Академик линия» IV Республика балалар сынлы иҗаты конкурсы узды.
Яр Чаллыда 139 мең яшь кеше яши, бу халыкның 26 проценты.
Түбән Кама сусаклагычының түбән бьефында урнашкан «Бережок» һәм «Энергетик» бакчачылык ширкәтләрен су басудан саклау өчен гидротехник корылмалар төзәтелде. "Шулай ук идарә итү пунктлары да тәртипкә китерелде" , – диде Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчыкта, Ипподром һәм «Көньяк» агросәнәгать паркы территориясендә оештырылган. Барлыгы 16 млн сумнан артык суммага 165 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе кертелгән.
25 марттан объектны ремонтлау буенча эшләр алып барыла: «Хәсән Туфан проспектында Раскольников урамыннан Сөембикә проспектына кадәр ». Шуңа бәйле рәвештә күрсәтелгән участокта транспорт чараларының хәрәкәтен өлешчә чикләү мөмкин. Алдан әйләнү юлларын сайлау сорала.
Хөрмәтле мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, тармакның кадерле ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Яр Чаллыдан барлыгы 15 укытучы катнашты. 33нче мәктәп укытучысы Светлана Урманчеева лауреат исеменә лаек булды. 57нче гимназия укытучысы Альбина Батталова – “Укытучы - иҗатчы” номинациясендә беренче урынны, “Гусельки” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Русинова “Ел тәрбиячесе” номинациясендә икенче урынны яулады.
Шәһәр Уставына 31 үзгәреш кертелгән . Үзгәрешләрнең бер өлеше «Татарстан Республикасы Президенты» атамасын «Татарстан Республикасы Рәисе»нә алыштыру белән бәйле. Шулай ук федераль законнардагы үзгәрешләр белән бәйле. Кайбер үзгәрешләре редакция характерында була.
Бүген 78 нче пролицеенда укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыны белән очраштылар. Яр Чаллы хәрби хезмәткәре дүртенче сыйныф укучысы Русланнан хат алган булган.
Яр Чаллыдан җиде укучы чыгыш ясады һәм алар барысы да Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булдылар.
«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында йорт проектларын тикшерү буенча халык белән очрашулар дәвам итә. Бүгенге көндә үзәк районда 31, 45 һәм 58 комплексларда үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, ТОС вәкилләре, идарәче компанияләр һәм проектлаучылар катнашында 12 очрашу узды.
Росссия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге гражданнарның игътибарын өлкән яшьтәге кешеләргә карата мошенниклык очракларының күзәтелүенә юнәлтә. Мошенниклар пенсионерларга үзләренең кыйммәтле хезмәтләрен көчләп тагу юлы белән пенсияләренең дөрес билгеләнгәнен тикшерергә тәкъдим итә. Ә социаль фонд органнарында бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
Рөстәм Миңнеханов лауреатларны булачак һөнәри бәйрәм – мәдәният хезмәткәре көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, мәдәният җәмгыятьнең иң мөһим нигезләренең берсе булып тора, бердәмлекне ныгытуга, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга хезмәт итә, шулай ук яшь буынны тәрбияләүгә уникаль өлеш кертә.
Изге Рамазан ае чорында шәһәр мәчетләрендә таравих-намаз үткәрелүгә бәйле рәвештә, 23 марттан Чулман проспекты буенча «Профилакторий» тукталышыннан «Автостанция» тукталышына кадәр, Тынычлык проспекты буенча «Кафе Уют» тукталышыннан «Автостанция" тукталышына кадәр, Сөембикә проспекты буенча "Автостанция" тукталышына кадәр җәмәгать пассажир транспорты хәрәкәте оештырылды.
Акция 25 мартта 20:30дан 21: 30га кадәр узачак. Шимбә кичендә административ биналарны архитектура-декоратив яктырту һәм дежур яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларны яктырту һәм электр җайланмалары сүндереләчәк.
Шәһәр Советының Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, Яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышында 2023 елның җәйге каникуллары чорында мәктәп укучыларының ялын, сәламәтләндерүен һәм эшкә урнашуын оештыру мәсьәләсе каралды.
Чара «Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын тормышка ашыру кысаларында узды һәм республиканың сәнәгать парклары идарәче компанияләрен һәм резидентларын үстерүгә, МСП субъектларының Татарстанның эре предприятиеләре белән хезмәттәшлеген һәм кооперациясен җайга салуга юнәлдерелгән.