18 сентябрьгә һава торышы
18 сентябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
18 сентябрьдә Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Яр Чаллыда балалар бакчаларын ремонтлау программасы үтәлде: бүген 75 нче «Канәфер» балалар бакчасын ачу тантанасы узды.
Яр Чаллыда 15:00гә 21,04% чаллылар үз гражданлык бурычларын үтәделәр. Алар арасында - Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова , Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова , Торак-коммуналь һәм транспорт хезмәтләренең сыйфатын контрольдә тоту идарәсе директоры Айрат Насыйбуллин , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин .
17-19 сентябрьдә Яр Чаллы сайлау участокларында гриппка каршы һәм COVID-19дан вакцинация пунктлары оештырылды.
Хәзер анда ремонт эшләре башлана – резиналы валчыклы катлам җәеләчәк. Күпер җәяүлеләр өчен 20 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр ябык булачак.
Юрий Вишневский һәм Элеонора Гайнуллина Санкт-Петербургта үткәрелгән коляскаларда бию буенча 2021 елгы Россия чемпионатында алтын медальләр яуладылар. Быел биредә илнең 19 төбәгеннән 100 спортчы катнашты.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шишкин бульварында чыршы утыртуда катнашты. Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев , Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков , Горзеленхоз хезмәткәрләре, журналистлар белән бергә 32 агач утыртылды. Алар - 10 еллык зәңгәр чыршылар.
Хәзерге вакытта 396 267 Чаллы кешесе тавыш бирергә хокуклы. 12:00 сәгатькә шәһәрнең өч районында яшәүчеләрнең 12,03%ы тавыш биргән инде. Яр Чаллыда барлыгы 173 сайлау участогы эшли. Участок комиссияләре өч көн эшләячәк: 17, 18 һәм 19 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр.
Бүген һәм иртәгә Яр Чаллының гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларына шәхсән яки төркем проекты ясау тәкъдим ителде. Яклау һәм бәяләү ял көннәреннән соң булачак. Проект эшчәнлегендә 1-11 сыйныф укучылары җомга һәм шимбә көннәрендә катнаша.
Бүген 42/15 йорт ишегалдында агачлар утыртылды. Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре, ТИҮ вәкилләре, «Паритет» идарәче компаниясе хезмәткәрләре 20 төп чыршы утырттылар.
ГЭС поселогындагы 6/23 йорт янында төзүчеләр яңа балалар мәйданчыгын урнаштыруны төгәлләделәр. Шәһәр өчен проект уникаль түгел, әмма үрнәк булып тора: мәйданчык район хакимияте, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Kastamonu компаниясе ярдәме белән инициатив төркем акчасына төзелде.
Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау башланды. Алар өч көн дәвам итәчәк: 17, 18 һәм 19 сентябрь. Сайлау хокукына ия булган гражданнарга илебезнең 450 депутаттан торган иң югары закон чыгару органын формалаштырырга туры киләчәк.
Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында Бөек Ватан сугышында катнашкан Чаллы хатын-кызларына «У войны не женское лицо...» дигән китап тапшыру тантанасы узды. Чарада әлеге басмада тормыш тарихы чагылдырылган хатын-кызлар катнашты. «У войны не женское лицо...» китабы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан социаль-гуманитар проект кысаларында нәшер ителгән. Яр Чаллыда берләшмәне Шәһәр Советы депутаты, университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова җитәкли.
Яр Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов рәислегендә җәмәгать тыңлаулары узды. Анда Шәһәр Советының «2007 елның 25 октябрендәге 26/4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» карар проекты хакында фикер алыштылар.
Наил Мәһдиев яңа 14 нче гимназиядә шәһәрдәшләр белән очрашты. Актлар залында предприятие җитәкчеләре, укытучылар җыелды. Шәһәр мэры беренче яртыеллыкның социаль-икътисади нәтиҗәләре турында сөйләде һәм перспектив бурычларны билгеләде. Әңгәмә шәһәрнең икътисади уңышлары турында фикер алышудан башланды. « Һичшиксез, бу - «КАМАЗ», ул аягында нык басып тора, югары дәрәҗәдәге катлаулы көнкүреш техникасы җитештерә торган Haier компаниясе. Легендар КАМАЗлар чыгара торган шәһәр белән беррәттән без телевизор, суыткычлар чыгара торган шәһәргә әйләнәбез.
«Нур» яшьләр үзәге art&soft-skills үсеше буенча бушлай мастер-класслар һәм очрашулар үткәрә. Чаралар 25 сентябрьгә кадәр узачак.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллы шәһәренең яшь гаиләләре белән очрашты һәм ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасында катнашты.
«Иннокам» Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры БДБ территориясендә беренче тапкыр TCI XXIV Глобаль конференциясен үткәрә.
Ике атна эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәр юлларында исерек килеш руль артына утырган 49 машина йөртүчене ачыклаган.
16 сентябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, 8:00дән 17:00гә кадәр Яр Чаллы проспекты - Нариманов урамы киселешендәге ике юнәлештә дә светофор эшләмәячәк.