Яр Чаллыда яшен һәм яңгыр көтелә
Татарстан Республикасы территориясендә 22 майда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә җил, көндез урыны белән боз явуы ихтимал.
Татарстан Республикасы территориясендә 22 майда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә секундына 15-20 метр тизлектә җил, көндез урыны белән боз явуы ихтимал.
"Автостанция" тукталышында бакчаларга бару өчен автобус көтүче пассажирлар өчен өстәмә 10 эскәмия урнаштырылды. Шәһәрдәшләрне бакчаларга йөртү 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
26 май көнне 18:00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә әти-әниләр һәм эшләүче яшьләр өчен «ВИЧ һәм СПИД. Үз-үзеңне ничек сакларга» темасына WORKSHOP-практикум узачак. Чарада Республикада СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәгенең Яр Чаллы шәһәрендәге филиалының профилактика бүлеге мөдире Надежда Иванова чыгыш ясаячак.
Яр Чаллыда эшче яшьләр арасында автомобиль йөртү буенча күп төрле ярышлар узачак. Чара 22 майда Татарстан Республикасы ДОСААФ мәйданчыгында 10:00 сәгатьтә башланачак.
Яңа уку елында Чаллыдагы «Адымнар» полилингваль мәктәбе 2 нче сыйныфтан алып 7 нче сыйныфка кадәр укучылар кабул итәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.
Чаллы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре, Роспотребнадзор таләпләрен исәпкә алып узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Яр Чаллыдагы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев сөйләде.
Эшмәкәрлек декадасы кысаларында Яр Чаллыда төрле чаралар оештырыла. Эшмәкәрләр өчен түгәрәк өстәлләр, семинарлар, шәһәр предприятиеләренә экскурсияләр, хокук саклау, банк структуралары вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.
25 май көнне 15:00 сәгатьтә шәһәр мэриясенең 405 нче залында "Кече һәм урта бизнесның банк өчен кредитка сәләтле булу" темасы буенча семинар үктәреләчәк. Кече, урта һәм микробизнес предприятиеләренең финанс грамоталылыгын арттыру максатларында семинарда банк системасы үзенчәлекләре каралачак. Эшмәкәрләр алдында ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры урынбасары Лилия Әбдрахманова чыгыш ясаячак.
22 май көнне Яр буе паркында ( "Лесная" тукталышы) спорт ориентлашуы буенча « Россия Азимуты 2021 » массакүләм чарасы спорт чарасы уздыралачак. Рәсми ачылыш тантанасы сәгать 10:00 башлана.
38 нче мәктәптә "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында шахмат зонасы ачылды. Ачылу тантанасын дүрт еллыгын билгеләп үткән «Бригантина» балалар оешмасының туган көненә багышланды.
«Победа» ябык футбол манежы Яр Чаллы мәктәп футбол лигасының иң яхшы уенчыларын җыйды. Биредә мәктәп командаларының финал уены узды. Матчта Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев та булды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 20 маенда көндез (8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, боз явуы фаразлана. Җилнең тизлеге секундына 18-23 метр, урыны белән 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Россия Федераль салым хезмәтенең ТР Чаллы шәһәре буенча идарәсе Россиядә масштаблы белем бирү акциясе – «Бөтенроссия салым диктанты» старт алуы турында хәбәр итә. Ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Һәркем диктант язуда катнашып, салым өлкәсендә үз белемнәрен бәяләү һәм арттыру мөмкинлеген алачак. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Диктант онлайн-тест форматында 60 минут дәвамында оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы электрон сертификат алачак.
Бүген шәһәрнең барлык мәктәпләрендә «Танцующие Челны -2021» бию марафоны уза. 1-11 сыйныф укучылары дүрт бию композициясен башкара: «Җиңү вальсы», «Татар биюе», «Калинка» һәм рок-н-ролл «Мин Чаллыны яратам».
2020 елның апрелендә Пенсия фонды ана (гаилә) капиталына сертификатларны гражданнарның ПФРга шәхси мөрәҗәгатьеннән башка бирә башлады. Димәк, бала туганнан соң, ана (гаилә) капиталына хокук бирүче сертификат автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм гаилә, сертификат алу өчен мөрәҗәгать итмичә, законда каралган теләсә нинди юнәлешләр буенча акча белән эш итә ала. Моның өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала.
Муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет Җитәкчесе Фәрид Салахов бүген иртән коронавирустан прививка ясаттылар.
19 майда Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә +15..+17˚, түбән урыннарда +10..+13˚. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+32˚.
Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары кисешкән урында светофор эшләми. Әлеге вакытта биредә Автозавод РЭСы тарафыннан ремонт эшләре алып барыла. Светофор якынча 16:00 сәгатьтә эшли башлаячак.
Яр Чаллыда сигезенче тапкыр «Иң яхшы балалар табибы» дигән халык тану конкурсы старт алды. Традицион рәвештә ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән үткәрелә.
25-26 майда Яр Чаллыда «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» IX Халыкара ачык педагогика форумы үтәчәк. Аны Чаллы дәүләт педагогика университеты Реймс шәһәре Шампань-Арденны университеты (Франция) белән берлектә үткәрә.