Чаллы волейболчылары I лига Россия чемпионаты ярымфиналына чыкты
Яр Чаллыда 2020-2021 еллар сезонында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы ачык Чемпионаты - I лигасы чемпионатының өченче туры тәмамланды.
Яр Чаллыда 2020-2021 еллар сезонында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Идел буе федераль округы ачык Чемпионаты - I лигасы чемпионатының өченче туры тәмамланды.
Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында 25 февральдә иртән, көндез урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил һәм буран көтелә.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә 2005-2007 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Чистай, Нурлат, Әлмәт, Буа, Актаныш районнары һ.б. командалар катнашты. Яр Чаллыда «Заман» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүче ике бала катнашты. 49 кг авырлык категориясендә чыгыш ясаган Әмир Хәлилов 2 нче урынны яулады. Алга таба ул Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясаячак.
Чаллы волейболчылары 21-22 февральдә Бөгелмәдә узган волейбол буенча турнирда җиңү яулады. Ярышлар Татарстанның волейбол хәрәкәте ветераннары арасында «Факел» спорткомплексында узды. Команда 50 яшьтән олырак ир-атлар һәм составына ике хатын-кыз кергән алты уенчыдан торды. Турнир нәтиҗәләре буенча чаллылылар җиңүче булды, икенче урынны Бөгелмә командасы, өченче урынны Түбән Кама командасы алды.
Автозавод районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына һәм Россия чик буе гаскәрләренең 103 еллыгына багышланган «Без бөтен дөньяда тынычлык өчен» дигән хәрби-патриотик җыр конкурсы узды. Ел саен «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрелә торган фестивальдә 127 конкурсант - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, район учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, Автозавод районы территориясендә яшәүчеләр катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 24 февральдә төнлә урыны белән көчле җил саклана. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. көндез 14 метрга кадәр. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -30..-33 градус, түбәнрәк урыннарда -34..-39 градуска кадәр җитүе ихтимал. Көндез максималь һава температурасы -20..-24 градус. Юлларда бозлавык.
Яр Чаллыда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Тантаналы чара "Ватан-ана" мемориалы янында узды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары: фронтовикларга, концлагерь тоткыннарына, блокададагы Ленинградта яшәүчеләргә, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре яңгырады: « Безнең ветераннар күпьеллык канкойгыч сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә татыды, коточкыч ачлык, нацистларның коточкыч вәхшилеге, бетмәс-төкәнмәс югалтулар ачысын кичерде », - диде мэр.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә.. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар. Көндез явым - төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -28..-33 градус, аязган вакытта -34..-39 градуска җитәргә мөмкин. Көндез максималь һава температурасы -22..-26 градус тирәсе.
Яр Чаллыда "Салават Кубогы"на 25 нче юбилей ярышлары узды. Бүген ярышларны ачу тантанасы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов катнашты.
22 нче февральдә Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -24..-29 градус, аязган вакытта -37 грдуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -18..-23 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге" темасына парламент дәресе уздырды.
1 нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Әтиләр парады» спорт бәйрәме узды.
Автозавод районында яшәүчеләр өчен «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Ватанга дан» дигән бәйрәм концерты булды. Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән район администрациясе башлыгы Винер Харисов, Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов мөрәҗәгать иттеләр.
РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Ксенья Дмитриевна Сальцина, Сәгадәт Мөхәммәтдин кызы Мөхәмәтдинова, Рәйсә Рәхим кызы Кәлимуллина котлаулар кабул иттеләр.
Яр Чаллыда традицион Кама чаңгы марафоны 28 февральгә, һава шартлары белән бәйле рәвештә күчерелә. Быел ул 20 нче тапкыр узачак. Спортчыларга дистанцияләрне сайлап алырга тәкъдим итәчәкләр: 10, 15, 20, 30, 50 км дистанциядә. Ярышларның приз фонды 1 млн сум тәшкил итә.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Орловка бистәсендә урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә хәрби комиссариат, С.П.Титова исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты, Комсомол районының Ветераннар советы вәкилләре, ТИҮ рәисләре, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, районның мәктәпләре укучылары килгән иде.
Яр Чаллыда "Яр Чаллы" олимпия резервы спорт мәктәбе базасында төрле яшь категориясендәге гражданнар арасында Бөтенроссия ГТО фестиваленең II этабы узды. Фестивальдә шәһәрнең белем бирү, спорт учреждениеләреннән, шулай ук шәһәр оешма-предприятиеләреннән барлыгы 300гә якын кеше катнашты.
19 нчы мәктәптә Халыкара Туган тел көненә багышланган шәһәр бәйрәме узды. Күп кенә халыклар телендә «Бергә тату гаилә» дигән девиз астында туган телебезнең матурлыгы һәм бөеклегенә мисаллар китерелде.
Яр Чаллыда гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Россия бердәм территориаль системасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов катнашты.
1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Ватанны саклаучылар көне алдыннан бәйрәм концерты булды. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов катнашты.