Яр Чаллыда Владимир Высоцкийны искә алу кичәсе узачак
25 июльдә 18:00 сәгатьтә Владимир Высоцкий исемендәге мәйданда «Мин, әлбәттә, кайтачакмын - дусларымда һәм хыялларымда... " дип исемләнгән хәтер кичәсе узачак.
25 июльдә 18:00 сәгатьтә Владимир Высоцкий исемендәге мәйданда «Мин, әлбәттә, кайтачакмын - дусларымда һәм хыялларымда... " дип исемләнгән хәтер кичәсе узачак.
Яр Чаллыда иртәнге 7дән кичке 16 сәгатькә кадәр даими рәвештә юлларга су сибелә. +25˚та асфальтка көн саен су сибү юлны суыту һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы тору өчен оештырыла.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен №19, 27, 29, 37, 40, 48, 49, 52, 55 нче мәктәпләрдә волейбол, баскетбол һәм футбол буенча ярышлар үткәрелә. Барлык теләүчеләр төрле конкурсларда һәм хәрәкәтчән уеннарда катнаша, өстәл уеннарында үзләрен күрсәтә алалар.
Татарстан Республикасы территориясендә 25 июльдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен һәм көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
23 нче июльдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +12..+14˚. Көндез максималь Һава температурасы +28..+31˚ булачак.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм ветераннары !
Орловка боҗрасында вакытлыча светофор сүндереләчәк. 25 июльдә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Орловка боҗрасындагы светофор эшләмәячәк. Юл билгеләренә таянырга кирәк.
Кама балалар медицина үзәгендә яңа кадрларны җәлеп итү буенча эш "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү" региональ проекты к ысаларында алып барыла.
Бүгенге көндә салым түләүчеләрнең электрон почта яки смс-хәбәр аша салым түләү турында актуаль мәгълүмат алу мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә.
Яр Чаллыда шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларында балалар ялын оештыруны тикшерәләр. Тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
22 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Яр Чаллыда Максим Топилин җитәкчелегендә РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты делегациясе эш визиты белән булды. Визит барышында алар «Мастер» Кама индустриаль паркының алтынчы чиратында урнашкан предприятиеләрне карады. Хәзерге вакытта сәнәгать паркы мәйданын 2100 эш урыны булдырган резидентлар били.
Бүген Яр Чаллыга эш визиты белән Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин килде. Аның җитәкчелеге астында эшлекле сәфәргә 30 га якын кешелек делегация дә килде. Делегация составында РФ Дәүләт Думасы депутатлары Руслан Гаджиев, Азат Ягъфәров, Әлфия Когогина бар иде.
21 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез яшен һәм тизлеге 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Бүген Наил Мәһдиев Россиянең Әзербайҗан җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу шәһәр мэриясендә узды. Мэр кунакларга Яр Чаллының тарихы, шәһәрнең икътисадый, сәнәгать потенциалы, Чаллы халкы турында сөйләде.
Бүген Тантаналар сараенда ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Яр Чаллының 14 гаиләсе сертификатка ия булды. Тантаналы чарада ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Үзәк район хакимияте Башлыгы Эдуард Фәттахов катнашты.
Wildberries онлайн-кибетенең сортировка үзәге шәһәрнең сәнәгать өлешендә урнашкан. Биредә Мәскәүдән, Электростальдән, Екатеринбургтан килә торган товарларны аеру бара. Ү зәк ике ай эшли.
20 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
13 июльдән 18 июльгә кадәр Башкортстан Республикасының Салават районында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Юрүзән-2022» IX Бөтенроссия Туриадасы узды. Биредә тугызынчы ел рәттән спорт туризмын яратучылар җыела. Бу юлы туристта Пермь крае, Чиләбе, Татарстан, Свердловск өлкәсе, Оренбург, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород спортчылары һәм беренче тапкыр Донецк Халык Республикасыннан һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте командасы катнашты. Барлыгы 122 кешедән торган 14 команда катнашты.