Наил Мәһдиев «Адымнар-Чаллы» гимназиясенең булачак укучыларының әти-әниләре белән очрашты
Очрашу мэр инициативасы белән уку елы алдыннан гимназиянең актлар залында узды. Модератор булып «Адымнар-Чаллы» гимназиясе директоры Азат Галиев чыгыш ясады.
Очрашу мэр инициативасы белән уку елы алдыннан гимназиянең актлар залында узды. Модератор булып «Адымнар-Чаллы» гимназиясе директоры Азат Галиев чыгыш ясады.
Яр Чаллыда республика программасы кысаларында мәктәп территорияләрендә спорт мәйданчыклары төзү дәвам итә. Быел ике мәйданчык файдалануга тапшырылды.
Яр Чаллының 86 нчы «Өмет» интернат-мәктәбе 1993 елның 6 сентябреннән эшли. Бина тулысынча яңартылуны 40 ел көткән (анда элек балалар бакчасы булган). Ремонтка республика бюджетыннан 67 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган күп санлы чаралар узды.
Татарстан Республикасы көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Җиңү паркында «Чәчәк ат, туган Татарстаным» дигән бәйрәм чарасы узды. Шәһәрнең 400 кешесе өчен «Шатлык» һәм «Нур» яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары чыгыш ясады. Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр.
Ипподромда ат спорты һәм милли көрәш буенча ярышлар тәмамланды, нәтиҗәдә иң яхшы җайдаклар һәм абсолют батыр билгеләнде
Жокей Азалия Базлиева җитәкчелегендәге Фишка (Фаворит – Кайли) Татарстан Республикасы көненә багышланган ат спорты ярышларында финишка беренче килде.
Ипподромда Татарстан Республикасы көненә багышланган көрәш тәмамланды. Нәтиҗәдә, 2005 елда туган, "Витязь" мәктәбендә тәрбияләнүче Айзат Гыйниятуллин җиңүче булды.
Яр Чаллыда Республика көне уңаеннан беренче чаралар Сидоровка паркында узды. Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина шәһәр халкын һәм шәһәр кунакларын бәйрәм белән котлады. Котлауларга Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов , Шәһәр Советы депутаты Рубина Бадикова , Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин да кушылды.
79 нчы «Чиякәй» балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланган, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, бизәү, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең азык-төлек блогында эшләрнең ничек башкарылуын бәяләде. Чаллыда җәйге чорда барлыгы 10 азык-төлек блогы ремонтланган. Чыгымнарның гомуми суммасы 117 млн сумнан артык тәшкил иткән - бу акчалар шәһәр һәм республика бюджетларыннан азык-төлек блогларын яңартуга, шулай ук кирәкле җиһазларны алыштыруга тотылды.
Хөрмәтле чаллылылар!
Әҗмәкәй поселогында «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышларга йомгак ясадылар.
Яр Чаллыда шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча конкурска йомгак ясалды. Биш номинациядә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.
30 августта Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Әҗмәкәй поселогында «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында Яр Чаллы шәһәре Мэры Наил Мәһдиев Кубогына мотокросс буенча ярышлар уза.
Бүген Яр Чаллыда көтеп алынган «Акварель-2021» чәчәкләр бәйрәме уза. Аның символы -ачыклыкны, зирәклекне, матурлыгын гәүдәләндерүче кыңгырау чәчәге. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул барлык тәкъдим ителгән экспозицияләрне, шул исәптән мәгариф учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән чәчәк картиналарын карап чыкты.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Барлык вакыйгалар шәһәр афишасында тәкъдим ителгән. Алар 29 августта башланачак һәм 30 августта тәмамланачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды һәм Республика Көненә багышланды.
Якшәмбе көнне Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.