Чаллылыларга социологик сораштыру узарга тәкъдим итәләр
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 12 декабрьгә кадәр «Халык тарафыннан террорчылык акты үткәрү ихтималын бәяләү дәрәҗәсе» темасына социологик тикшеренү үткәрә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 12 декабрьгә кадәр «Халык тарафыннан террорчылык акты үткәрү ихтималын бәяләү дәрәҗәсе» темасына социологик тикшеренү үткәрә.
Яр Чаллыда боз мәйданчыкларын әзерләү дәвам итә. Быел шәһәрдә биш шугалак булачак: Ипподромда, Мәйданда, "Медео"да, Азатлык мәйданында һәм Замелекесье микрорайонында. Аларның әзерлеге 40% тәшкил итә.
Мэр Чаллы халкы белән кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен очрашты.
Шәһәр мэры «Единая Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы утырышында катнашты. Конференция башланганчы шәһәр хакиме партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Акоба һәм Ани Назаретянның берьюлы ике улы дөньяга килгән - алар өчен бу икеләтә бәхет. Вардан һәм Тигран 25 ноябрьдә бер минут аерма белән туган.
Комсомол районында Инвалидлар декадасы кысаларында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен шәһәрнең тарихи-туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
«Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе бүген янә Автозавод районының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларын җыйды. Ярышлар ике спорт төре буенча узды: армспорт һәм дартс. Җиңүчеләргә Автозавод районы хакимиятеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
5 нче балалар техник иҗат үзәге укучылары WorldSkills региональ чемпионатында катнаштылар. Ярышлар Татарстанның 19 шәһәр һәм районында 240 компетенция буенча узды, аларда 1 803 конкурсант һәм 1 448 эксперт катнашты.
Шәһәр мэры «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды, концерт программасын карады һәм бина буйлап экскурсия ясады.
Яр Чаллыга башка шәһәрләрдән күчеп килгән табибларга шәһәр бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган түләү ике йөз мең сумга кадәр арттырылды. Тиешле Карарга Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов кул куйды. Элегрәк бу сумма йөз мең сум тәшкил иткән. Исегезгә төшерәбез, әлеге табибларга республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 800 мең сум акча бүлеп бирелә.
Автозавод районы хакимияте һәм «Идел-Урал» хәйрия фонды районның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле спортчыларын җыйды.
Әгәр балигъ булмаган балалар милеккә салым салынырга тиешле мөлкәткә ия булса, бу очракта салым түләү бурычын балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре буларак ата-аналар үтиләр.
РФ Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Карпович Хазов юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте, Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова , «Жилэнергосервис» ИК ҖЧҖ директоры Ринат Хаджаев, шулай ук ТИҮ рәисе Зоя Пиванова котлады.
3 нче декабрь – Халыкара инвалидлар көнендә барлык игътибар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең проблемаларына һәм аларның хокукларын яклауга юнәлдерелә. Бу көн безнең арабызда чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ гражданнар булуын һәм аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә кирәклекне кабат искәртә.
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 1 февраленә кадәр 2022 елда БДИ тапшыру өчен гаризалар кабул ителәчәк.
Әлеге махсуслаштырылган төркем – Яр Чаллыда беренчесе, ул үсеш үзенчәлекләре булган балаларны социумга кертүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Төркем «Умничка» балалар бакчасы базасында ачылды.
9 декабрь көнне 14:00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак. Дәресне Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге вәкиле үткәрәчәк.
Бу көннәрдә Казанда эшче яшьләрнең республика форумы уза. Аның эшендә Яр Чаллыдан 38 кеше катнаша. Алар арасында – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Пенсия фонды, «Заман» яшьләр үзәге, Түбән Кама ГЭСы, «Камаз» ААҖ вәкилләре һ.б..
Очрашуны оештыручылар – Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге.
«Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы спикеры Милена Викторова #МыВместе халыкара премиясенең «Яшел ил» номинациясендә 2 урынны яулады.