Өлкән буын чаллылар өчен бәйрәм чаралары үткәрелә
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза.
Өлкән буын декадасы кысаларында чаллылылар өчен тантаналы чаралар уза.
Чаллының биш компаниясе үз проектларын республика Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узган ТОСЭР гаризаларын карау комиссиясенең Республика утырышында тәкъдим итте.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Шәһәргә барлыгы 145 115 данә вакцина кайтты. Хәзерге вакытта беренче компонент белән 131 921 кеше прививка ясаткан, икенчесе белән – 113 422 кеше.
11 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр La Primavera Казан камера оркестры Татарстан шәһәрләре буенча концерт туры белән сәяхәт кылачак. Турның беренче концерты 11 октябрьдә безнең шәһәрдә узачак. Бу көнне тамашачыларны берьюлы ике концерт көтә:«Пушкин картасы»на ия булган яшьләр өчен "Кәрәзле телефоннан көйләр" программасы, концерт 14:00 сәгатьтә башлана.
COVID-19 белән авыручы йөкле хатын-кызларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә кабул итәләр. Бер ел эчендә барлыгы 267 булачак әни мөрәҗәгать иткән. Бүген биредә 18 хатын-кыз, алар арасында прививка ясатучылар юк. Әйтик, Мария исемле булачак әни йөклелекнең 14 нче атнасында, үпкәләренә 8% зыян тигән. Шуңа да карамастан, ул прививка ясатырга җыенмый. « Без ирем белән вакцинациягә каршы. Киләчәктәге нәтиҗәләрдән куркабыз », - ди ул.
6 октябрьдә Яр Чаллыда гадәттән тыш хәлләр турында халыкка хәбәр итү системасын тикшерәчәкләр, электросиреналар һәм тавышландыргычлар кабызылачак.
Яр Чаллыда +11 градуска кадәр көтелә
Яр Чаллыда түгәрәк өстәл узды, анда үзмәшгульләр белән килешүләрне үзгәртү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Җыелышта 40тан артык эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча узган елның декабрендә Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне электрон сәүдә каналлары буенча алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем оештырылды.
"Мы вместе с вами гордимся успехами наших дошколят, школьников и студентов, которые своими знаниями прославляют Набережные Челны, Республику Татарстан и нашу страну", - говорится в поздравлении.
Самарада «Волга театральная» төбәкара фестивале тәмамланды. “Мастеровые” рус драма театрының ике бүләк яулады. Александра Джунтини куелышында И.Вырыпаев пьесасы буенча куелган «Танец Дели» спектакле бүләкләнде. "Драма театрында иң яхшы сценография өчен" призын театрның баш рәссамы Елена Сорочайкина алды. Екатерина роле өчен Александра Петрова жюриның махсус призына лаек булды.
Кичә НТВ телеканалы эфирында «Ты супер!» халыкара вокал конкурсының юбилей сезонының йомгаклау сайлап алу көне узды. Проект судьялары соңгы ярымфиналчылар бишлеген атадылар. Алар арасында – 5 нче балалар музыка мәктәбе укучысы Анастасия Маннапова (укытучысы Юлия Гаврилова). Настя «Как жизнь без весны» (Ю.Ряшенцев сүзләре, В. Лебедев музыкасы) җырын башкарды, жюрины үзенең тавышы һәм таланты белән шаккатырды.
Бүген Тантаналар сараенда Укытучылар көне уңаеннан чара узды. Мәгариф тармагы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады.
Укытучылар көне уңаеннан «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге Сәүдә-сәнәгать палатасы резидентлары һәм эшмәкәрләре өчен "Белем атнасы" белем бирү проектын оештыра. Катнашучыларга салымны исәпләү өчен кадастр бәясен билгеләү, тиз түләү системасы, OZON, Wildberries һәм KazanExpress маркетлейсларында эшләү турында сөйләячәкләр. Укулар видеоконференция форматында узачак.
Бүген «КАМАЗ» стадионында футбол йолдызлары яшь чаллылылар өчен Футбол дәресе үткәрделәр. Дмитрий Сычев, Руслан Пименов , Динияр Биләлетдинов , Дмитрий Хлестов Яр Чаллыга "Безнең егетләр" автойөреше кысаларында килде. Чара 2022 елгы дөнья чемпионатына сайлап алуда «Россия-Словакия» матчы алдыннан Россия җыелма командасына көч бирүгә һәм балаларны футбол белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы буенча 4 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Татарстан Республикасы буенча 3 октябрьдә төнлә һәм иртән томан көтелә. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Бүген Татарстан Республикасының 11 муниципаль районыннан: Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Сарман, Тукай, Ютазы, 600 тоннадан артык продукция китерелгән.
Чаллыда санитар-экологик айлык дәвам итә. Бүген шәһәр территориясен төзекләндерү һәм җыештыру буенча өмә үткәрелде.
«Шатлык» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Руслан Матурин «Минем илем - минем Россия» бөтенроссия конкурсында «Минем илем. Минем тарихым. Минем космос» номинациясендә өлкән яшь категориясендә (17 яшьтән 35 яшькә кадәр) җиңү яулады. Ул укучыларны Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштыруга юнәлдерелгән «Җиңү юллары белән» дип аталган интерактив интеллектуаль-танып-белү патриотик проектын яклады. Проект 15-17 яшьлек мәктәп укучылары командалары өчен уеннар сериясен үз эченә ала. Уенның темасы - геройлар, төп этаплар һәм көрәшләр. Йомгаклау очрашуы «Мин Ватанга хезмәт итәргә әзер» хәрби-спорт турниры форматында уза. Яшьләр үзәге холлында «Татарстан Республикасы хәрби-спорт уеннары үзәге», «Полигон – 16» актив ял клубы һәм «ДОСААФ Чаллы автомәктәбе» тарафыннан корал, хәрби форма, экипировка элементлары күргәзмәсе оештырыла. Спорт уен эстафеталарыннан тыш, кызлар иҗади номерлар да әзерлиләр: җырлар, такмаклар, сугыш еллары шигырьләре белән катнашучыларны сөендерәчәкләр.