Чаллыда чик сакчылары көнен билгеләп үтәләр
«Родина-мать» мемориаль комплексы янында чик сакчылары көнен - дәүләтебез чикләрен саклаучылар һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрнең һөнәри бәйрәмен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
«Родина-мать» мемориаль комплексы янында чик сакчылары көнен - дәүләтебез чикләрен саклаучылар һәм Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрнең һөнәри бәйрәмен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.
Яр Чаллы балалар бакчасының 20 тәрбияләнүчесе мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча «BabySkills-2021» чемпионатының Бөтенроссия этабында катнашты. Аларның 19ы призлы урыннар яулды, берсе номинациядә җиңүче булды.
Чаллы парклары һәм скверларында талпаннардан эшкәртү үткәрелүгә карамастан, шәһәрдә талпан тешләгәннән зыян күрүчеләр бар. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев сөйләде: « Барыбер талпаннар тешләү очраклары бар, чөнки гражданнар талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелми торган ял итү зоналарына йөри. Бу очракта мин аларга үзләренә сакланырга , моның өчен төрле репеллентлар кулланырга һәм барлык профилактик чараларны үтәргә киңәш итәр идем. Урманнан яки парктан чыкканда, һичшиксез, киемнәрне, тән өстен карап чыгарга, урманга барганда дөрес киенергә кирәк. Талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәкми, травпунктка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шәһәребезнең өлкәннәр һәм балалар поликлиникаларында дәвалау үткәрү өчен барлык кирәкле препаратлар бар", - дип билгеләде ул.
"2020-2021 ел балалар бакчасы" Бөтенроссия ачык смотр-конкурсына йомгак ясалды.
29 май, шимбә көнне, Азатлык мәйданында мультфильм һәм фильм күрсәтү оештырылачак. Яшь чаллылыларны ата-аналары белән 19:00 сәгатьтә чакыралар. Ярты сәгать дәвамында алар игътибарына «Джинглики» мультфильмы тәкъдим ителәчәк.
Бүген Яр Чаллыда «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе инициативасы белән «Рисуем любимый город» проекты старт алды. Проектта «Мәдәният һәм мәгариф» факультетының өченче буын университеты студентлары катнаша. Өч уку елы дәвамында бу факультетта 163 чаллылар белем алган. Проект программасында ачык һавада мастер-класслар каралган. Рәсем укытучылары пейзаж, натюрморт, портрет, рәсем, натурадан ясау жанрларын үзләштерергә ярдәм итәчәк. Бүген ГЭС поселогының Үзәк урамында мастер-класс узды.
Бүген Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы башлануының 80 еллыгына багышланган мемориаль елга маршы узды. Бу Идел, Ак, Кама елгалары буенча 12 нче аерым Гвардия Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский инженерлар бригадасының понтон ротасының су юлларыннан үтүе.
25 майдан 31 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, аеруча көнчыгыш район урманнарында янгын куркынычы югары (5 класслы) булыр дип көтелә.
Бүген Чаллыда IV чакырылыш Шәһәр Советының җиденче утырышы узды. Депутатлар даими комиссияләрнең уртак утырышында каралган 11 мәсьәләне расладылар. Утырыш шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды.
Россия эшкуарлары көнен бәйрәм итү алдыннан « Лучший Совет Предпринимателей » II республика конкурсына йомгак ясалды. Яр Чаллы шәһәре Эшкуарлык советы «Муниципаль районда уңай эшлекле климат формалаштыруга өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүче булып табылды.
Яр Чаллыда коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам ителә. Беренче компонентны 44 225 кеше, икенче компонентны – 34 047 чаллылы алган. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев хәбәр иткәнчә: " Шәһәрдә безгә 247 меңнән артык кешене, ягъни 18 яшьтән өлкәнрәк булган шәһәр халкының 60% - ын вакцинацияләргә кирәк. Бу җитәрлек иммун катлама булдыру өчен кирәк, бу исә инфекция таралуны туктатырга һәм барыбызга да гадәти тормыш рәвешенә әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирә» , – дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы — Ак чәчәкләр 2021» конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Елның медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак.
Шәһәр мэриясендә ВТБ банкы тарафыннан эшмәкәрләр өчен "Кече һәм урта бизнес өчен практик икътисад яки банк өчен кредитка сәләтле булу" семинары узды.
Наил Мәһдиев бүген «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып баручы «ТЭСК» предприятиесендә булды. Компания үзйөрешле изоляцияләнгән үткәргечле һава-бүлү челтәрләре өчен асылмалы линия арматурасын җитештерә. Продукция энергетика тармагында кулланыла.
Хөрмәтле Яр Чаллы эшмәкәрләре!
5 һәм 6 июнь көннәрендә Тукай Яр буе пляжында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча турнир узачак. Шәһәрнең Волейбол федерациясе Татарстан һәм Россия шәһәрләреннән командаларын турнирда катнашырга чакыра. Җиңүчеләр Команда кубогы, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнә.
6 нчы зональ эзләү-коткару отряды базасында җәйге чорда шәһәр пляжларында һәм дәвалау-сәламәтләндерү лагерьларында эшләү өчен коткаручыларны өйрәтү узды. Әзерлек эшләрен 35 кеше үтте. Алар кешеләрне суда коткару буенча теоретик һәм гамәли күнекмәләр алдылар. Зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бирелде.
Яр Чаллы татар драма театры холлында интерактив күргәзмәләрдә форумда катнашучылар һәм кунаклар мәгариф өлкәсендә инновацияләр һәм казанышлар белән таныша алдылар.
26 нчы майда шәһәрдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +8..+11˚. Көндез максималь һава температурасы +19..+23˚.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын әзерләү һәм уздыру буенча күчмә утырыш уза. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнаша. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү башланыр алдыннан ул Чаллының 39 нчы, 11 нче мәктәпләре, Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә булды.