2024 ел нәтиҗәләре: автокаланың иң якты вакыйгалары
Мәгълүмат сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе «Жилой квартал» газетасының соңгы чыгарылышын тәкъдим итә. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалды.
Мәгълүмат сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе «Жилой квартал» газетасының соңгы чыгарылышын тәкъдим итә. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалды.
«Чиста күк» ситуация үзәге операторыннан Татарстан Республикасы территориясендә БПЛА куллану куркынычы турында мәгълүмат килде. 3 гыйнвардан Казан халыкара аэропорты өчен «Ковер» планы кертелде.
Болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем була.Җилк өньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с. Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -1..+3 ̊.Юлларда көчле бозлавык саклана.
Фәрид Салахов шәһәр ишегалларын тикшерде һәм Сидоровка бистәсендә, 52 нче комплекста булды. Ул намуслы хезмәт куйган хезмәткәрләргә рәхмәтен белдерде.
2 нче гыйнварда Чаллыда болытлы һава, кар, юеш кар һәм салкын кебек явым-төшемнәр күзәтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык саклана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектә, температураның минимумы -6..-10 ,иртәнгә -1 кадәр күтәрелү белән -5 ̊ көтелә. Көндез максималь температура 0..+3 ̊. Юлларда бозлавык саклана. Сак булыгыз!
Гадәттәгечә, 31 декабрь кичендә Яр Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Һава торышының уңай торуы сәбәпле бәйрәм итәргә килүчеләр дә күп иде. Төп тамаша 19:00 сәгатьтә башланып китте. Биредә шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды.
31 декабрь кичендә, төнлә һәм 1 гыйнварда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил чыга (Казанда төнлә 15 м/с кадәр булырга мөмкин); күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарая бара торган буран көтелә (Казанда төнлә булуы ихтимал). Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана, төнлә урыны белән кар явуы көтелә.Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -2..-5˚.Сак булырга киңәш ителә.
31 декабрь көнне муниципаль маршрутлар буенча йөри торган трамвай һәм автобуслар төнге 2гә кадәр шәһәр халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм «Бердәм Россия» партиясе активисты, «Бәрәкәт» компаниясе директоры Руслан Сибгатуллин котлаулар һәм бүләкләр белән фронтовик Серафим Агафоновка килде.
МУП «Горкоммунхоз» предриятиеләре эшчеләре буклетлар таратты. Анда яңа схемалар тәгъдим ителде. Аларны автобус салоннарында да алырга була.
Болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар,юеш каркебек явым-төшемнәр була.Төнлә һәм иртән урыны белән буран, бозлавык. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә һәм иртән урыны белән 15-17 м/с тизлектә.Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8 , иртәнгә -1 кадәр күтәрелү белән -3 ̊.Көндез максималь температура 0..-2 ̊.Юлларда бозлавык саклана.
Тимераяклар белән керү бушлай, шугалаклар тәүлек буе ачык булачак.
31 декабрьдә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Азатлык мәйданына бару чикләнә. Анда бәйрәм чараларына әзерлек барачак.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.Төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез көче секундына 14 метрга кадәр җитә.Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -7..-9 ̊.Көндез максималь температура -5..-7 ̊. Юлларда бозлавык саклана.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәлак булган Владимир Прохоровның хатыны белән аралашты. Аның балаларына яңа ел бүләкләре тапшырды.
Бүген Чаллы хакиме Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды һәм балаларга бүләкләр тапшырды.
Киләсе ярминкәләр 15 февраль көнендә узачак.
29 декабрьдә көндез, 30 декабрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан саклана, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарлана.
Аязучан болытлы һава. Явым-төшем сизелерлек түгел.Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-8 ̊. Көндез максималь температура -4..-6 ̊. Юлларда бозлавык саклана.
Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсе бит-казналык хирурглары могҗизага тиң операция ясады. Алар 28 ел махсус трубка аша гына тукланган Фәрхәт Фазылҗановка елмаю һәм тәмле ризыкларны үзе ашау сәләтен кайтардылар.