Яр Чаллыда легендар шагыйрь һәм музыкант Владимир Высоцкийны искә алалар
Быел актер, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийның үлеменә 41 ел тула.
Быел актер, шагыйрь һәм бард Владимир Высоцкийның үлеменә 41 ел тула.
23 июль, җомга, 15:00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында дәрес узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле «Инвалид балалар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк тумыштан инвалидлар өчен мәдәни-ял чаралары» темасына дәрес үткәрәчәк.
Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе хезмәткәрләре алдагы көнне катлаулы, ике көн дәвам иткән операция үткәрделәр. Пациентның аорталь клапанның стенозы ачыкланган. Клапан аша кан бик акрын аккан, шунлыктан тын кысылуы барлыкка килгән һәм пульс минутына 35 тапкыр гына типкән.
Исегезгә төшерәбез, ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда ана капиталына 50 меңнән артык сертификат бирелгән, 40 мең гаилә ана капиталы акчаларыннан файдаланган.
Татарстан Республикасы территориясендә 22 июльдә көндез һәм кич белән урыны белән көчле яңгыр, яшен, төньяк җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән боз явуы ихтимал.
Июнь аенда Чаллыда җәйге каникуллар вакытында 1120 бала эшкә урнаштырылган, июль аенда - 996 бала. Август аена план буенча 600 урын резервланган инде.
Тантаналар сараенда сәүдә хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Сәүдә өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге тормышта сәүдә - икътисадның мөһим тармакларының берсе, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.
2021 елның 17 июленнән 21 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.
Бәйрәм намазларында 5:00дән 6:00гә кадәр шәһәрнең 15 мәчетендә 2200дән артык кеше катнашты. Халыкка уңайлы булсын өчен, шәһәрнең төп маршрутлары буенча бу вакытка автобуслар җибәрелде.
Хөрмәтле Чаллы шәһәре мөселманнары! Изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Татарстан Республикасында «Саулык» сәламәтләндерү комплексында булып, балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру шартлары белән танышты.
Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм учреждениеләре яшьләре арасында ел саен үткәрелә торган пляж волейболы буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар лигасы турниры тәмамланды. Ул Эшче яшьләр спартакиадасы кысаларында узды. Турнирда 10 хатын-кыз һәм 24 ир-ат командасы катнашты.
Сабыйның әнисе Ванесса һәм әтисе Элио тумышлары белән Уругвайдан. Соңгы дүрт елда алар Яр Чаллыда яшиләр һәм безнең дельфинарийның су спектакльләрендә катнашалар.
Бу көнне 5:00дән 6:00гә кадәр шәһәр мәчетләрендә бәйрәм намазлары узачак. Күмәк намазлар социаль дистанцияне үтәп, урамда узачак.
2021 елда Яр Чаллы 12 республика программасында катнаша, аның кысаларында федераль һәм республика бюджетларыннан 5 млрд 543 млн сумлык төзелеш, реконструкция һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Шәһәр өчен әһәмиятле булган объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.
Яр Чаллыда опрессовканың дүртенче этабы тәмамланды, чиратта – бишенчесе. Башкарма комитетның шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Гайнуллин Илдар хәбәр иткәнчә, опрессовканың бишенче этабы 21 июльдән 3 августка кадәр узачак. 12, 13, 33, 34, 35, 36, 37, 38, 39, 42, 44, 60, 62; 14, 32, 40, 41, 43 комплексларында кайнар су сүндерелеп торачак. Тулаем алганда, шәһәр буенча опрессовка инде 56% ка башкарылган. Шул ук вакытта беренче дүрт этап вакытында су белән тәэмин итү тоткарлыклары булмады.
Чаллыда торак төзелеше буенча еллык планның 53% ы тапшырылган. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.
Шамил Усманов урамы участогын төзекләндерү 53%ка башкарылган. Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин хәбәр итте.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хуҗалык итүче субъектларда эпидемиягә каршы чараларның үтәлешен контрольдә тоту эшен дәвам итә. Бер атна эчендә 15 объект тикшерелде: 3 сәнәгать, 9 азык-төлек, 2 дәвалау-профилактика, 2 балалар белем бирү учреждениесе.
Яр Чаллыга яңа коронавирус инфекциясеннән 96 245 доза вакцина килде. Беренче компонент белән 92 448 кеше вакцинацияләнгән, бу планның 37,4% ын тәшкил итә, икенче компонент 59 289 кеше. Әлеге мәгълүматларны аппарат киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте: " Кичә «Спутник V» вакцинасы килде. Вакцинацияне дәвам итәбез. Шәһәрдә вакцинациядән өзлегү очраклары теркәлмәгән ", - дип аңлатты ул.