Яңа ел төнендә Яр Чаллыда кайбер юл участоклары ябылачак
31 декабрьдә 19:00 сәгатьтән 23:30га кадәр түбәндәге участокларда транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк:
31 декабрьдә 19:00 сәгатьтән 23:30га кадәр түбәндәге участокларда транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк:
«Нур» яшьләр үзәгендә «Сәламәт принцип 4.0» профилактик чаралар комплексы» проекты кысаларында «Сәламәт марафон»ның дүртенче этап җиңүчеләрен бүләкләделәр. Катнашучыларга үзләренең уку йортлары территорияләрендә яки шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чара үткәрергә кирәк иде. Чара массакүләм иртәнге зарядка, бию мастер-классы, йөгереш, спорт уеннары, белешмә битләре тарату форматында уза алды.
Район хакимиятенең актлар залында хезмәт күрсәтүче һәм сәнәгать предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, идарәче компанияләр вәкилләре, районның ТИҮ рәисләре катнашында тантаналы чара узды.
Яңа ел бәйрәмнәрендә чыгарыла торган чүп күләме берничә тапкырга арта. «Гринта» төбәк операторы Яр Чаллыда каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны тормышка ашыруны күзәтүне көчәйтте һәм өстәмә махсус техника чыгарды. Чүп-чар җыюны тоткарламас өчен, чаллылылардан автомобильләрен контейнер мәйданчыклары һәм чүп контейнерлары янында калдырмаулары сорала.
Гостева урамы буенча Батенчук урамыннан Аэродром урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү эшләре башкару сәбәпле, 3 гыйнвардан 26 автобус маршрутының хәрәкәт схемасына үзгәрешләр кертеләчәк.
Яр Чаллыда ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы – 2021» хәйрия акциясе узды, аның кысаларында 350 Яңа ел бүләге җыелды.
Наил Мәһдиев башкарма комитет хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Шәһәр хакиме хезмәткәрләргә узып баручы елда нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерде: «Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кешеләр белән эшләү – җиңел түгел. Сезнең һәркайсыгыз да ярты миллионлы шәһәрнең имин тормышын тәэмин итүгә өлеш кертә. Без сезнең белән бергә шәһәр халкы алдында, 534 мең Чаллы кешесе алдында бурычларыбызны үтибез. Сезнең эшегезнең әһәмияте кайвакыт күренми, әмма ул мөһим », - дип билгеләп үтте ул.
Яңа ел алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар.
Яр Чаллы шәһәренең "Содействие" үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә "Яңа ел могҗизалары" дигән яңа ел акциясе уздырдылар.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев яшь чаллылылар белән аларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлау һәм бүләкләр тапшыру өчен очрашты. Залда дүрт бала – Камил Петров , Алмаз Латыйпов, Вәсилә Хәнифуллина, Арина Мансурова .
Хөрмәтле чаллылылар!
Яңа ел алдыннан «Гренада» округында яшәүчеләр өчен традиция буенча бәйрәм тамашалары узды, алар ел саен Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ярдәме белән 4, 5 һәм 7 комплекс территориаль иҗтимагый үзидарәсе, «Электротехниклар» идарәче компаниясе тарафыннан үткәрелә.
Яр Чаллы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсы нәтиҗәләре буенча беренче урынны яулады.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Яр Чаллыда көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортын ремонтлау тәмамланды. Бүген аны файдалануга тапшырдылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзекләндерелгән фатирларны карап чыкты һәм аларның хуҗалары белән аралашты.
Наил Мәһдиев коткаручыларга, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә, предприятие коллективларына гадәттән тыш хәл урынында башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Яр Чаллыда көнкүреш газы шартлаудан зыян күргән 48/20 йортын ремонтлау тәмамланды. Бүген аны файдалануга тапшырдылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортына коляскалар алу өчен 70 мең сум күләмендә сертификат тапшырды.
Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина , ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов һәм Үзәк районы хакимияте Башлыгы Искәндәр Галимов күп балалы гаиләне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.
«Теләкләр чыршысы – 2021» хәйрия акциясе кысаларында мэр урынбасары Ирина Сәгыйдуллина 10 яшьлек Ульянага фигуралы шуу өчен тимераяклар тапшырды.