Яр Чаллы юлларының берничә участогында светофорлар сүндереләчәк
16 гыйнварда 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр план эшләре сәбәпле түбәндәге светофор объектлары сүндерелә:
16 гыйнварда 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр план эшләре сәбәпле түбәндәге светофор объектлары сүндерелә:
Бүген Яр Чаллыда социаль-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советында «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзаланды.
Бүген тикшерү идарәсендә Россия Тикшерү комитеты оешуының чираттагы юбилей елын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы җыелыш узды.
Яр Чаллыда шимбә көнне, 15 нче гыйнварда, кар явуы көтелә, вакыты белән көчле, буран чыгуы мөмкин.
Чаллылылар Яңа елны иске стиль буенча каршы алды
Транспорт чаралары теркәлгән физик затлар транспорт салымы түләүчеләр булып торалар. Транспорт салымы суммасы Россия Федерациясе территориясендә транспорт чараларын дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашыручы органнар (алга таба – Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ органнары) мәгълүматлары нигезендә салым органнары тарафыннан исәпләнә.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Яр Чаллыда урамнарны кардан чистарталар. Көн саен «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП көче белән магистраль юлларны һәм тротуарларны чистартуга 110 берәмлектән артык техника һәм 80 юл эшчесе чыгарыла. Квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны чистарту өчен җаваплы идарәче компанияләр тарафыннан көн саен 70тән артык махсус техника һәм 1100дән артык ишегалды җыештыручы чыгарыла.
17 гыйнварда рус драма театрында чаллылыларга «Плюс-минус спектакль» – беренче заттан театр күрсәтеләчәк. Сигез кыз хәзерге заман социаль театры инструментларын кулланып, инвалидлык белән яшәү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Проект «Солнце внутри» фонды һәм спектакль режиссеры Ксения Шачнева ярдәме белән тормышка ашырыла.
Бүген Тантаналар сараенда шәһәрнең медиа тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Мондый чара ел саен үткәрелә. Яр Чаллы журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.
Бүген Яр Чаллыда партия шәһәр комитетының беренче секретаре Рәис Беляевның тууына 87 ел тулуны билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Рәис Беляев һәйкәле янында узды. Шәһәрнең атаклы җитәкчесен искә алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев , Шәһәр Советы депутатлары, беренче төзүчеләр, студентлар, җәмәгатьчелек вәкилләре килде.
"Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсының беренче этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды. Конкурста катнашырга теләүчеләргә 17 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 416 кабинет адресы буенча шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк (эл. адрес: feo416@mail.ru). Гаризалар 10:00дән 16:00гә кадәр кабул ителә.
Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 85 нче «Карусель» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Притяжение» торак районында Николай Мальнев урамында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Аны төзү белән Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «СтройТраст» компаниясе шөгыльләнде, аларның исәбендә инде шундый дүрт балалар бакчасы.
Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиянең яңа директоры – Лиза Нәбиуллина . Моңа кадәр ул 58 нче гомуми белем бирү мәктәбе директоры иде. Педагог «Татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча Бөре дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, я ңа туган баланың эш урыннары булмаган әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде.
11 нче гыйнварда Яр Чаллыда болытлы һава, кар явуы көтелә . Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә.
2022 елда Яр Чаллыда шәһәр автоюлларын ремонтлау дәвам итәчәк. Шулай итеп, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Хайер урамын (I чират) 338,7 млн сумлык реконструкцияләү планлаштырыла. Гостев урамындагы юлны реконструкцияләү дәвам итәчәк, Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге участок һәм күпер юлын төзү. Ремонт бәясе – 686,6 млн. сум.
2022 елда Яр Чаллыда 10,1 млрд сумга социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча 20 федераль һәм республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов сөйләде.
Кышкы бәйрәм чараларын оештыру һәм үткәрү нәтиҗәләре турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Яңа ел алдыннан Яр Чаллыда тугыз чыршы ачылган, шуларның берсе шәһәренең үзәк мәйданында – Азатлык мәйданында.
Яр Чаллыда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын 262 484, икенче компонентын 206 784 кеше ясаткан. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә эшләгән.