Яр Чаллыда «Донбасска – китаплар» акциясе уза
Шәһәр укучылар Советы «Донбасска – китаплар» Бөтенроссия акциясе кысаларында Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан мәҗбүри күченүче балалар өчен китаплар җыя.
Шәһәр укучылар Советы «Донбасска – китаплар» Бөтенроссия акциясе кысаларында Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан мәҗбүри күченүче балалар өчен китаплар җыя.
ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Шәһәр Советы депутатлары Рубин Бадиков һәм Илгиз Юнысов белән бергә «Жемчужина» шифаханәсендә булдылар һәм Мариупольдән күченеп китәргә мәҗбүр булганнар белән очраштылар.
13 апрельдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов Бөек Ватан сугышы ветераны Илгизәр Гариф улы Идиятуллин белән очрашты.
5 комплекс территориясендә (5/01 һәм 5/05) Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов , Үзәк районы хакимияте вәкилләре, 5 комплекс активистлары һәм инициативалы кешеләр очрашуы узды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эш визиты белән Таттелекомда булды, Яр Чаллы йортларында IP-домофоннар урнаштыру программасын гамәлгә ашыру белән танышты.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 гыйнварыннан инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр гражданнарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка билгеләнә. Пенсия һәм аңа тиешле социаль түләү, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы, гражданны инвалид дип тану көненнән алып, инвалидларның Федераль реестры (ФРИ) мәгълүматлары нигезендә билгеләнә. Пенсиягә хокукны раслаучы документларны Пенсия фондына тапшыру зарурлыгы юк.
15 мартта Донецк Халык Республикасының иҗат коллективлары гастрольләре башланды. Россия Федерациясенең 54 шәһәрендә «Донбасс» Атказанган Дәүләт Академия җыр һәм бию ансамбле, Донецк республика академия яшьләр театры, А.Б.Соловьяненко исемендәге Донецк дәүләт академия опера һәм балет театры һәм Донецк академия өлкә курчак театры чыгыш ясаячак.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләренең тәэмин итүчеләре көне узачак.
4 апрельдән 6 апрельгә кадәр «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә «Җиңү» Бөтенроссия хәрби-спорт уенының республика этабы узды.
Сишәмбе, 12 апрельдә, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан секундына 3-8 метр тизлектә.
11 апрельдә илебез Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтә. Бүгенге көндә Комсомол районында 9 тоткын – Бөек Ватан сугышы ветераннары яши.
Мариупольдән күченүчеләрне «Жемчужина» шифаханәсендә һәм «КАМАЗжилбыт» тулай торагында урнаштырдылар. Барлык килүчеләр дә көненә өч тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Фонд акчалары хисабына кешеләргә кием, аяк киеме, шәхси гигиена кирәк-яраклары сатып алынган.
Яр Чаллыда чокырларны ямау эше башланды. Бүген «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП бригадасы Хәсән Туфан проспектында эшли.
Бүген бөтен дөньяда фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнен билгеләп үтәләр. Кайгылы дата 1945 елның 11 апрелендә булган Бухенвальд тоткыннары восстаниесенә багышлана.
10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү апрельдән башка пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә күчерелә. Аны 1941-1945 еллар вакыйгаларында катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары ала.
14 апрельдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр "Нур" яшьләр үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак. "Рәсәй эше" кадрлар үзәге эшкә урнашырга теләүчеләргә биш меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк.
Яр Чаллы ВЭБ.РФдан шәһәрләрне төзекләндерү буенча «Шәһәрләр өчен 5 адым» дигән масштаблы проектка кушыла. Аның төп бурычы – шәһәрләрдә уңай һәм тиз үзгәрешләр, аларны һәр гаилә тоячак.
19 апрельдә 16:00 сәгатьтә картиналар галереясендә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рият Мөхәммәтдиновның «Хөррият» исемле шәхси юбилей күргәзмәсе ачылачак.
Беренчел сайлап алу турын узучы Балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегенең 3-4 сыйныф укучылары Сочида «Сириус» белем бирү үзәгендә белем ала.