«Геройлар иле»: Яр Чаллыда уникаль лагерьның ике сменасы узачак
«Геройлар иле» хәрби-патриотик лагере сменаларында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
«Геройлар иле» хәрби-патриотик лагере сменаларында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.
23 июньдә 64 нче прогимназиянең «Цветик-семицветик» лагеренда Дуслык көне узды. Балалар чит ил кунакларын – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студентларын каршы алды. Чит ил кунаклары белән очрашу бик җанлы һәм күңелле узды. Балалар инглиз теле өлкәсендә үз белемнәрен күрсәттеләр һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Шәһәр Советы ике депутатның – Эдуард Фәттахов һәм Ленар Зариповның вәкаләтләренең вакытыннан алда туктатылуын раслады. Депутатлар мандатларын шәхси гаризалары нигезендә һәм муниципаль хезмәткә билгеләнүгә бәйле рәвештә тапшырдылар.
Бүген Яр Чаллыда Шәһәр Советының XV утырышы узды, ул шәһәр мэры Наил Мәһдиев рәислегендә узды. Көн тәртибендә 12 мәсьәлә каралды, шул исәптән шәһәр бюджеты параметрларына үзгәрешләр кертелде. Бу мәсьәлә буенча спикер булып Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова чыгыш ясады.
25 июньдә, Яшьләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, 13:00 сәгатьтән 23:30га кадәр Хәсән Туфан проспекты буенча ике юнәлештә дә Чулман проспектыннан алып Раскольников урамына кадәр һәм Раскольников урамы буенча Рәис Беляев проспекты белән кисешүгә кадәр территориядә хәрәкәт чикләнәчәк.
Мэриядә узган киңәшмәдә хатын-кызлар һәм балалар өчен социаль проектны үстерү буенча планнар билгеләнде. Сүз "Пространство" социаль коворкинг үзәгендә оештырылган тегү эше нигезләрен өйрәтү турында бара.
2022 елда халык сәнгате һөнәрчелеге өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алуга конкурс игълан ителде. Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 7 июленә кадәр кабул ителә.
Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Эфирда яхшылык» республика конкурсына старт бирелде.
2022 елның 8 июнендә күренекле гражданнар, оешмалар һәм тарихи вакыйгалар истәлеген мәңгеләштерү турындагы материалларны карап тикшерү буенча комиссия утырышында Яр Чаллы картиналар галереясына Гөлсабира Мәхмүт кызы Хәкимова исемен бирү турындагы инициативаны хуплау турында карар кабул ителде.
Бүген Россиядә Хәтер һәм матәм көне. Бөтен ил буенча истәлекле акцияләр уза, шуларның берсе – «Хәтер шәме». Яр Чаллыда ул «Ватан-Ана» һәйкәле янында узды.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.
Хәтер һәм матәм көнендә Боровецк бульварында Дан обелискы янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар.
1 июльдән 69 комплекста төзелә торган мәктәпкә документлар кабул итү башлана. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф учреждениесе директоры Марс Гафуров хәбәр итте: «1 июль көнне документларны кабул итү 9дан 18 сәгатькә кадәр алып барылачак. 2 июльдә, шимбә көнне, без кабул итүне 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр алып барачакбыз. 4 июльдән башлап, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр, документлар көн саен 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Кирәк булган очракта, без җомга һәм шимбә көннәрен дә кертеп, документларны кабул итү көннәре санын арттырырга әзер» , - диде ул.
Яр Чаллыда 22 июньдә аязучан болытлы һава көтелә. Яңгыр явуы, яшен фаразлана. Төнлә томан булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Бүген Яр Чаллыда Замелекесьеның 27 комплексында тантаналы рәвештә йорт файдалануга тапшырылды. Яңа кирпеч йортта «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» Татарстан Республикасы законын гамәлгә ашыру кысаларында 22 яшь гаилә торак алдылар.
15-18 июнь көннәрендә Петербург халыкара икътисадый форумы узды. Быел анда 140тан артык ил һәм Территория вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы делегациясе дә булды. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан делегациясенең форумда катнашу нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
«Волейбол шәһәре» партия проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге яр буеның үзәк пляжында пляж волейболы буенча «МИКСТ-2022» турниры узды. Анда Минзәлә, Алабуга, Пермь һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 16 команда катнашты.
18 июньнән 5 июльгә кадәр Яр Чаллыда татар теле буенча “Без – Тукай оныклары" дип аталган төбәкара лагере уздырыла.
22 июнь көнне бөтен дөнья буйлап Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән каһарманнар истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабыначак. Быел акция ике форматта үткәрелә: онлайн форматта – бу күпсанлы гражданнарга Хәтер һәм кайгы көненә кушыларга һәм деньпамяти.рф сайтында һәлак булганнар истәлегенә багышлап виртуаль шәмнәр кабызырга мөмкинлек бирәчәк.
«Экологик экспертиза турында» 23.11.1995 елгы, №174-ФЗ Федераль законның 9, 14 статьялары нигезендә, «С.П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинатының җитештерү-җылыту котельныйларын реконструкцияләү» объектының әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын бәяләүнең башлангыч материалларын да кертеп, проект документлары буенча җәмәгатьчелек фикер алышулары билгеләнде. Тормышка ашыру урыны: Яр Чаллы шәһәре, БСИ, Народная ур., 1, «С.П.Титов исемендәге Картон-кәгазь комбинаты» территориясендә. Тормышка ашыруның максаты: өстәмә җиһазлар белән пар казаны урнаштыру. Гамәлдәге нормаларга һәм стандартларга туры китерү һәм котельня һәм тулаем җитештерүнең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру. Заказ бирүче вәкиле (инициатор): Локтев Николай Федорович, адрес: Казан шәһәре, Ибраһимов пр., 58, 905 нче офис.