Сәясәт
Чаллыда Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатларын сайлыйлар
Чаллыда 20 нче "Электротехнический" бермандатлы сайлау округы буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын һәм 14 нче «Гренада» бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы депутатына өстәмә сайлаулар уза. Округлар составына 7, 9, 11, 31, 40, 41, 56, 58, 59, 60 комплекслардагы торак йортлар территориясе, шулай ук Яңа шәһәрнең 4/01, 4/02, 4/04, 4/06, 4/20, 4/21, 4/22, 4/23, 4/25, 4/26, 4/27; 6/05, 6/06, 6/07, 6/13 торак йортлары территориясе карый. Тавыш бирү яшәү урыны буенча сайлау участокларында 20:00 сәгатьтә тәмамланачак. Сайлау участогына Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов килде, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты өчен тавыш бирү бара.