Яр Чаллыда Шәһәр көнен билгеләп үттеләр
Комсомол районында Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары ике мәйданчыкта узды: Тукай исемендәге яр буенда һәм "Энергетик" мәдәният йорты янындагы мәйданда.
Комсомол районында Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары ике мәйданчыкта узды: Тукай исемендәге яр буенда һәм "Энергетик" мәдәният йорты янындагы мәйданда.
Чтобы получить подпись необходимо обратиться в налоговый орган с заявлением на выпуск КЭП.
Бүген, Шәһәр көнендә, яшь чаллылыларга паспортлар тапшырылды. Тантаналар сараенда балаларны һәм аларның әти-әниләрен икеләтә бәйрәм белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев котлады.
Бүген 16:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре көненә багышланган күргәзмә ачыла.
84 нче лицей территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучының җәсәден күмү өчен туганнарына тапшыру тантанасы булды.
Яр Чаллыда опрессовканың алтынчы – йомгаклау этабы старт алды. Ул 10 августтан 24 августка кадәр узачак. Яңа шәһәрдә түбәндәге объектларда кайнар су бирү туктатылачак:
Быел без шәһәребезнең 91 нче туган көнен билгеләп үтәбез. Ул Яр Чаллының үткәнен һәм бүгенгесен, аның тарихын һәм хәзерге заманын берләштерә. Кама буенда урнашкан кечкенә генә шәһәрчекнең язмышын илнең сәнәгать үзәгенә әверелдергән гаять зур төзелеш билгеләде. Биредә ярты гасырлап элек дөньяда иң зур автомобиль заводы һәм заманча шәһәр төзелеше башланды. Бу объектларны кыска вакыт эчендә сафка бастыручыларның күбесе, хезмәт батырлыгының югары үрнәкләрен күрсәткән кешеләр буларак, шәһәр елъязмасына мәңгегә кереп калды. Чаллылыларга, шәһәрнең горурлыгы һәм алдагы буын кешеләре өчен үрнәк булган Евгений Батенчук, Лев Васильев, Рәис Беляев, Виктор Филимонов һәм башка күп кенә төзүчеләрнең исемнәре яхшы билгеле.
10 нчы августта Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре запасында торучы гражданнар резервта булу турында контракт төзү юлы белән мобилизация резервларына туплана алалар. Резервта торучы гражданнар резервчылар булып торалар һәм Федераль закон, башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актлары белән билгеләнгән хокукларга һәм бурычларга ия.
14 августтан Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә (Әхмәтшин ур., 115 йорт) оештырылачак.
2021 ел башыннан Чаллыда үзмәшгуль гражданнар саны 38%ка арткан. Алар бүген шәһәрдә 17 меңнән артык. Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары кебек үк, быелдан үзмәшгульләр милек, финанс, консультация ярдәменә мөрәҗәгать итә алалар.
Төп капиталга инвестицияләр күләме шәһәр икътисадының үсешен билгели торган күрсәткеч булып тора. Беренче яртыеллыкта кертелгән инвестицияләр күләме 19,8 млрд сум тәшкил итте, бу узган елдагыдан 9%ка артык. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова хәбәр итте.
Алгарышлы социаль-икътисади үсеше территориясе эшчәнлеге нәтиҗәләрен Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, ТОСЭР резидентлары шәһәр икътисадына сизелерлек өлеш кертә. Алар хәзер 38. Резидентлар тарафыннан 19,1 млрд сум инвестицияләнгән, 6100 эш урыны булдырылган. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча гомуми керем күләмендә резидентлар өлеше 9,3% тәшкил итә.
Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,54%ны тәшкил итә. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 534 граждан теркәлгән. Ел башыннан Яр Чаллыда 5 962 кеше эшкә урнаштырылган. Җәйге чорда 2 836 укучы эшкә урнашкан. Мәгълүматне "Рәсәй эше" кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова җиткерде: « Июнь аенда – 1000, июль аенда шулай ук – 1000 кеше эшләде, хәзер, август аенда, 560 кеше. Эшләргә теләгән барлык кеше дә эш урыннар таптылар ».
Юлчылар «Сосновая роща» һәм «Юбилейный» бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга керешәчәкләр. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте: « Килешү төзелгән, контракт бар. «Сосновая роща»га – 5 млн сум, «Юбилейный»га – 7,6 млн сум бүлеп биреләчәк. Биредә эшне кыска вакыт эчендә тәмамларга планлаштырабыз, эшнең күләме зур түгел », – дип тәмамлады ул.
Яр Чаллыда Физкультурачылар көненә багышланган Кама ярыммарафоны узды. Ярышларда 500дән артык спортчы катнашты. 3, 10, 21 км дистанцияләр тәкъдим ителде. Иң яшь спортчылар TIMERKIDS йөгереш ярышында катнаштылар.
Яр Чаллыда хәзерге вакытта беренче компонентны - 109 323 кеше, икенче компонентны - 84 859 кеше ясаткан.
Быел төзүчеләр көне аеруча үзенчәлекле, ул Татарстан Республикасы төзелеш тармагының бер гасырлык юбилее эгидасы астында уза. Йөз ел эчендә безнең оста куллы Чаллы төзүчеләре меңләгән объект төзеде, алар арасында – эре сәнәгать предприятиеләре, социаль һәм мәдәният учреждениеләре, театрлар, спорт манежлары, парклар, яр буйлары. Аларның һөнәри осталыгы һәм җаваплылыгы нәтиҗәсендә Татарстан елдан-ел ямьләнә, республикабыз Россиянең генә түгел, ә чит илләрнең дә икътисади яктан алга киткән һәм туристларны җәлеп итә торган үзәкләренең берсенә әверелә.
2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс).
Яр Чаллыда төзелеш комплексы вәкилләрен бүләкләделәр. Тантаналар сараенда Татарстан Республикасының төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.