Яр Чаллыда иң яхшы ата-аналар комитетын билгеләделәр
4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.
4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Автозавод районында шәһәрдә яшәүче 350 гүзәл хатын-кызлар – сугыш һәм хезмәт ветераннары, күп балалы аналар, шәһәрнең төрле тармакларыннан килгән хатын-кызлар өчен «Мәхәббәт язы» бәйрәм программасы узды. Бәйрәм кунакларына "КАМАЗ" мәдәният сарае холлында яшь чаллылылар кулы белән ясалган котлау открыткалары тапшырылды.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм концерты узды. Тантаналы чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары, хезмәт ветераннары, табиблар, педагоглар, күп балалы әниләр чакырылган иде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданины Майна Мария Ивановна бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Комсомол районы хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин тапшырды.
15 мартта «Леруа Мерлен» сәүдә челтәренең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциясе узачак.
Яр Чаллыда Улан-Удэ шәһәре мэры Игорь Шутенков җитәкчелегендәге Бурятия башкаласы делегациясе эш визиты белән булып китте. Алар "КАМАЗ"да, аннары "Җиңү" футбол манежында булдылар.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән 90 яшьлек юбилее уңаеннан тыл хезмәтчәне, Автозавод районында яшәүче Мөхәммәтдинов Митьян Мостафа улы котлаулар кабул итте.
Яр Чаллыда Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифасына конкурс игълан ителде.
17 мартта Яр Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә «Читтән караш» мәктәп укучылары һәм студентлар арасында беренче дебатлар узачак. Дебатларда шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары командалары катнашачак.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2022 елның 4 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Бүген, 3 мартта, шәһәрнең «КАМАЗ» футбол командасы Россия футболы лидерларының берсе – «Зенит» футбол командасы (Санкт-Петербург) белән очрашачак. Уен футбол буенча Россия кубогының 1/8 финалы кысаларында узачак. Очрашу «Газпром арена» стадионы кырында узачак.
1 март көнне Комсомол районы хакимиятендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре һәм идарәче компанияләр белән киңәшмә узды. Көн тәртибендә 2022 елгы язгы ташу чорында шәһәр халкын һәм территорияләрен саклау чаралары турында мәсьәлә торды.
Алты насос станциясе язгы ташуга әзер. Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Квалификацияле электрон имзаны куллану спектры киң: ул барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла; салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, салым декларацияләрен «Салым һәм бухгалтер хисаплылыгын электрон формада бирү» сервисы аша тапшырганда.
24 февральдән республиканың медицина оешмаларында яңадан диспансеризация, шул исәптән коронавирус йогышын кичергән кешеләр өчен тирәнтен диспансеризация үтеп була.
«КАМАЗ» мәдәният сараенда «Лебеди над Челнами – 2022» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.
Яр Чаллыда 6 март көнне берьюлы 3 мәйданчыкта Май чабу бәйрәме оештырыла. Бәйрәмнәр сәгать 11дә башлана. Бәйрәм чаралары мэрия каршындагы мәйданда, Җиңү паркында һәм ГЭС поселогының Мәдәният һәм ял паркында узачак.
2 мартта 18 сәгатьтән 3 мартның 10 сәгатенә кадәр, 3 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында Яр Чаллыда шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашында гражданнарны чираттагы тематик кабул итүне үткәрде.
1 мартта Казанда өлкән буын арасында шахмат һәм шашка буенча XI Республика темпо-турниры узды.