Сәхнәләштерү авторы һәм режиссер – Чаллы театрының драма артисты Марсель Мусавиров, рәссам – Ләйсән Хөсәенова.
«Җырсыз сугышта икеләтә авыррак», – ди фронт мәкале. Сугыш еллары җырлары, шигырьләр, фронт хикәяләре җиңүнең нинди бәягә яуланганын оныттырмый. Музыка дошманга каршы көрәшнең гомуми эшенә зур өлеш кертте. Җыр күңелгә көч өстәде һәм сугышчан рухны күтәрде. Спектакльдә сугыш еллары күренешләре, солдатларның яраткан җырларының юлларын көйләп, туганнарын һәм якыннарын искә алып, шуның белән җиңүгә һәм гаиләсенә кайтуга якынайган кебек булган ялның сирәк минутлары күрсәтелә.