Чаллы снайперы Бөтенроссия чемпионатында призлы урын яулады
7-8 октябрьдә Екатеринбург Үзәк хәрби округының «Свердловский» полигонында бөтен илдән снайперлар ерак араларга ату буенча иң масштаблы һәм әһәмиятле Россия чемпионаты финалында катнаштылар. Юбилейлы "Ерак дистанцияләргә ату буенча Евроазиат чемпионаты-2022" Россия ерак дистанцияләргә ату федерациясе тарафыннан "Росснайпинг" тактик ату Ассоциациясе белән берлектә оештырылды һәм 5 нче мәртәбә уздырылды. 20 дән артык төбәктән (Мәскәү, Якутия, Владивосток, Смоленск, Иркутск һ.б.) 74 катнашучы Еатеринбургка Россиянең иң көчле атучысы исеме өчен көрәшергә килде.