Чаллы спортчысы алтын медаль яулады
Чаллының тхэквондо буенча спортчысы, Татарстан «Динамо» берләшмәсе вәкиле Алина Камалова Фуджейрада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 12-14 яшьлек егетләр-кызлар арасында дөнья беренчелегендә 41 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады.