«Җиңүдән җиңүгә»: чаллылылар акция кысаларында 1418 метр йөгереп узды
Яр Чаллы шәһәрендә «Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясе узды. Чара ике мөһим датага — фашист Германиясен һәм милитаристик Японияне җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Оештыручылар белән бергә ноктадан ноктага Мәскәүдәге Мәңгелек ут ялкыны белән лампадка сәяхәт итә.