Наил Мәһдиев яшь чаллылыларга исемле премия тапшырды
Бүген Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев шәһәрнең музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларын котлады һәм ун талантлы укучыларга исемле премия тапшырды.Чара тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре катнашында узды. Мәдәният идарәсе башлыгы Румил Карамиев бәйрәм белән котлады һәм мактау грамоталар тапшырды.